Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районының аграр хезмәтчәннәре бүләкләнде, үз эшләренә нәтиҗә ясадылар (+ фотолар)

Лениногорскида авыл хуҗалыгы тармагында 365 көн дәвамында фидакарьләрчә эшләгән хезмәтчәннәр өчен бәйрәм ясадылар, аларны бүләкләделәр, хөрмәт күрсәттеләр.

Хезмәтчәннәрне котларга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов килгән иде. Ул агропромышленость комплексы хезмәтчәннәренә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, эшләрендә уңышлар теләде.

Ел ахырында әлеге тармак та үз эшчәнлегенә һәм узып баручы елга нәтиҗә ясый. Үсемлекчелек ягыннан карасак, быелгысы, 2022 ел белән чагыштырганда бик уңышлы булмады. Моны район башлыгы Рәгать Хөсәенов та үз чыгышында билгеләп узды. “Игенчеләр барлыгы 60 мең тонна бөртеклеләр җыеп алып, амбарларга салынды. Уңыш гектарыннан уртача 16,4 центнер тәшкил итте”, - ди ул.

Үсемлекчелектә уңышлы эшләүче хуҗалыклардан “Август-Лениногорск”, “Маркс”, “Кузнецов И.Н” предприятиеләрен билгеләп үтте. Әлбәттә, уңышлы эшләүдә игенче-механизаторларның өлеше зур. Ул көнне “Урак-2023” бәйгесенең җиңүчеләренең исемнәрен хәбәр иттеләр.

Аларны дүрт төркемгә бүлеп, иң күп бөртеклеләр суктыруда билгеләгәннәр. Үз төркемнәрендә җиңүче булып: Азат Хәбибуллин (“Хәбибуллин Ф.З” КФХ), Альберт Мостафин (“Сатурн-Урал”), Виктор Богачев (“Хәйретдинов Н.Л”), Рамил Шәмгунов (“Август-Лениногорск”) танылды.

Ул көнне төрле тармакта эшләүчеләр Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Мактау грамотасына (5 кеше), Рәхмәт хатына (8 кеше) лаек булды. Муниципаль районның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да хезмәткәрләргә тапшырылды. Татарстан АПК Профсоюз комитеты исеменнән авыл хуҗалыгы тармагының 3 хезмәткәренә Мактау грамотасы бирелде һәм бер кешегә санаторийга юллама бүләк ителде, юлламаның хуҗасы – “Маркс” хуҗалыгыннан механизатор Рәис Шакиров.

Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов билгеләп үткәнчә, быел чәчү башлангач, мул уңышка өметләр баглаган булганнар, соңгы елларда күрелмәгәнчә, җиргә минераль ашлама да мулдан кертелгән. Тик май аендагы суыклар чәчүлекләрне һәлак итте, аннары корылык башланды.

“Малларга кыш чыгу өчен бер баш малга 18 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Хуҗалыкларда калган запаслар бар иде, шулар белән кышны уңышлы гына чыгарбыз”, - ди ул.

“Сыер саву һөнәрендә эшеңне яратсаң, сыер сөтне бирә”, - дигән фикердә тора “Маркс” хуҗалыгыннан сыер савучы Әминә Шакирова. Ул бәйрәмдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Мактау грамотасына һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Әминә ханым 1993 елдан “Маркс” хуҗалыгында сыер савуда эшли. “Аңа кадәр дә терлекчелектә эшләдем, сыер саудым. Туган авылымнан беркая да читкә китмәдем. Минем әни дә сыер савучы иде. Мәктәптә укыган чагымда, 4нче класстан ук әни янына төшеп, группа алып эшләп үстем”, - ди Әминә апа.

Бүгенге көндә 60 баш сыер сава, хуҗалыкның Яңа Чыршылы бүлекчәсендә эшли. Иртән 3нче яртыга эшкә вахта белән китә. Кичке савымга шулай ук сәгать 3нче яртыга йөри. “Эш шартлары җайланды хәзер, элегрәк сөтне флягалар белән күтәрсәк, хәзер сөтүткәргечтән китә”, - ди. Әминә Шакирова элек-электән үк сыер савучылар бәйгесен калдырмаган, катнашып килгән, хәтта республикакүләмендә үткәрелгән конкурста да катнашып кайткан.

Язма тулысынча "Заман сулышы" газетында чыкты.

Розалия Мостафина.

Роман Богатов фотолары

фотоларны галереядан да карагыз.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев