Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Муниципалитет башлыкларына сөтчелек буенча игътибарлырак булырга кушылган

Республика муниципаль берәмлекләре белән үткәрелгән киңәшмәдә сөтчелек турында сүз барды, савым буенча алдынгы һәм артта калган районнар аталды. Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмалары, предприятиеләре көн дә уртача 3 мең тоннадан артык сөт җитештерә, яки 2016 ел дәрәҗәсенең 103 проценты кадәр. Россиядә товар буларак җитештерелгән сөтнең 8 проценты - республиканыкы. Бу хакта...

Республика муниципаль берәмлекләре белән үткәрелгән киңәшмәдә сөтчелек турында сүз барды, савым буенча алдынгы һәм артта калган районнар аталды.

Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмалары, предприятиеләре көн дә уртача 3 мең тоннадан артык сөт җитештерә, яки 2016 ел дәрәҗәсенең 103 проценты кадәр. Россиядә товар буларак җитештерелгән сөтнең 8 проценты - республиканыкы. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында уздырылган республика күләмендәге киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Татарстан Президенты матбугат хезмәте шул турыда белдерә.

Соңгы 2 атнада республика буенча көнлек савым 63 тоннага арткан, диде Марат Әхмәтов. Сөт җитештерүчеләрнең кереме көн дә 80 млн сумнан артып китә, тулаем гыйнварда сөт сатудан табыш 2,5 млрд сумнан күбрәк булачак.

Алдынгылар арасында министр Әтнә, Балтач, Мамадыш, Саба, Кукмара районнарын аерым атады. Шул ук вакытта Марат Әхмәтов сөт җитештерүне киметкән районнарны да игълан итте: Әлмәт, Кама Тамагы, Апас, Буа, Арча, Чистай, Кайбыч һәм башка кайбер районнар.

- Быел сөткә субсидия бирү буенча федераль кагыйдәләр үзгәрде, дип искәртте ул. - Мисалга, мартта федераль субсидияләр республиканыкы белән бергә 2 айлык нәтиҗәгә карап савым сыерларның баш санын былтыргы шушы вакыттагыча саклап калган хуҗалыклар гына алачак, диде соңыннан Марат Әхмәтов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыкларын акча эшләү чыганагы, димәк, язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгу мөмкинлеге буларак сөт терлекчелегенә игътибарлырак булырга өндәде.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев