Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район аграр хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую буенча тикшерү үтте (+ фотолар)

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен кыр эшләре тәмамлангач, авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую буенча аграр хуҗалыклар арасында конкурс үткәрә.

Шундый конкурс Лениногорск районында да 16 ноябрьдә узды. Тикшерү комиссиясендәге вәкилләр: республика авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләрне саклау һәм инновацион технологияләр кертү секторы мөдире Линар Галиев, Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе Илнур Шәмарданов, Лениногорск Гостехнадзорның баш инспекторы Илнур Галимов һәм идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Ренат Мостафин хуҗалыклар буенча карап, тикшерү үткәрделәр.

Тикшерү барышында машина-трактор паркларын техникаларны ремонтлау өчен әзерлеген дә карадылар.

Әзерлек халәте балл системасы белән бәяләнде.  Техниканы саклау өчен төп критерийлар исәпкә алынды: ябык биналарда саклау, саклауга куяр алдыннан агрегатларны чистарту һәм юу, шиннарда басымны киметү, шулай ук документация - ремонт эшләренең графигы, дефектлы ведомостьлар булу, техниканы төзекләндерү буенча бәяләр бармы –юкмы икәнлеге дә исәпкә алынды.

Нәтиҗәдә, әзерлек буенча безнең хуҗалыклар арасында беренче урынны “Союз-Агро”ның Зеленая Роща бүлекчәсе, икенче урынны «Сатурн –Урал» алды.

 

Фотолар: Лениногорск УСХиП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев