Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда язгы чәчүнең яртысы башкарылган

Быел язгы бөртекле культураларны 43918 гектарда чәчәргә планлаштыралар.

7 май көне мәгълүматына караганда, барлык мәйданның 24546 гектарында бөртеклеләр чәчелгән, бу  56 процентта башкарылган дигән сүз.

Чәчү эшләрен яхшы алып баручы хуҗалыклар: “Хәбибуллин Ф.З”, “Август-Лениногорск”, “Маркс” җәмгыятьләре.

Авыл хуҗалыгы идарәсе хәбәр иткәнчә, “Мәмәтов Р.М” фермер хуҗалыгы һәм “Нәбиуллин С.Ф” фермер хуҗалыгы язгы культураларны чәчүне төгәлләде.

Район аграр хуҗалыкларында алдынгы механизаторлар тырышып көч куя. Илдар Шәмсетдинов, Азат Габидуллин, Илшат Курганбаев, Алмаз Салахов – әнә шундыйлардан, алар инде 1 мең гектар язгы культураларны чәчкән.

Бүгенге көндә уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне тукландыру, тырмалау тәмамланган.

Хуҗалыклар чәчүлекләрне корткычлардан һәм чүп-чарга каршы эшкәртүгә дә тотынды. Бу эш 3 мең гектарда башкарылган.
Шулай ук минераль ашламалар туплау дәвам итә. Хуҗалыклар 12279 тонна ашлама алган.

 

Розалия Мостафина

Авто фотосы (архив фото)

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев