Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда иң яхшы эшләүче комбайнчыларга флаг тапшырдылар

Лениногорск районында күптәннән матур традиция яши: урак вакытында атна саен нәтиҗә ясап, иң күп ашлык суктырган комбайнчыларны бүләклиләр, флаг тапшыралар.

Быел комбайнчылар арасында әлеге ярыш 31 июльдән 27 августка кадәр дәвам итәчәк.

Беренче атнасына нәтиҗә чыгардылар. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, АПК профсоюз комитеты рәисе Алмаз Мәүлетов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Ренат Мустафин  комбайнчылар янына барып, флаг һәм акчалата премияләрне тапшырды.

Комбайннарны җитештерү көченә карап, дүрт төркемгә бүлгәннәр, шулай итеп 4 комбайнчы беренче атна җиңүчеләре булды.
Аз җитештерү көчендә булган комбайнннар арасында Азат Хәбибуллин — җиңүче. Ул КЗС-7 дә 196 тонна ашлык суктырган.

Уртача көчлелектә комбайннар арасында — «Хайрутдинов Н. Л» фермерлык хуҗалыгыннан Зайнутдинов Илназ. «Джон-Дир» да 295 тонна суктырган.

Уртачадан югарырак булган комбайннар арасында шул ук хуҗалыктан — Богачев Виктор, ул 320 тонна суктырган.

Югары җитештерү көчендәге комбайннар арасында — Рамил Шамгунов, ул «Август-Лениногорск» хуҗалыгыннан, "Тукано-580"да 918 тонна суктырган.

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев