Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда урып-җыю белән көзге чәчү эше дә башланды

Район кырларында урып-җыю эшләре 75 процентта башкарылган. Авыл хуҗалыгы идарәсе 23 августка шундый мәгълүмат хәбәр итте.


Хуҗалыклар кырларыннан 27 меңнән артык гектарда бөртеклеләр суктырып алынган. 51 мең 430 тонна ашлык кайтарылган. Шуның 21 мең 800дән артык тоннада — көзге бодай, 22 мең тоннадан артык — язгы бодай, 5 мең 773 тонна — арпа, 251 тонна — көзге арыш, 908 тонна солы җыелган. Тагын амбарларга карабодай, борчак та кайтарылган.

Уңыш гектарыннан уртача 18,5 центнер тәшкил итә. Кырларда 48 берәмлек комбайн эшли.

Урып-җыю эшләре белән басуларда көзге чәчү дә башланды. 23 август көне мәгълүматына караганда, 861 гектарда көзге арыш, 483 гектарда көзге бодай чәчелгән.

Кышлык өчен мал-туарларга азык ягын кайгырту да мөһим эшләрнең берсе. Хуҗалыкларда базга силос салу эше башланып китте.

Бүгенге көндә бер баш малга 11 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.

 

Р.Мостафина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев