Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда урып-җыюда эшләүче икенче атнаның лидерлары билгеле булды

Шушы көннәрдә кырда ашлык суктыруда эшләүче комбайнчыларның иң-иңнәрен билгеләделәр.

Районда урак вакытында атна саен нәтиҗә ясап, иң күп ашлык суктырган механизаторларны бүләклиләр, флаг тапшыралар.

Газетның узган санында беренче атнаның җиңүчеләрен язган идек. Авыл хуҗалыгы идарәсе икенче атна нәтиҗәсен хәбәр итә: аз җитештерү көчендә булган комбайннар арасында — Илья Кузнецов җиңүче булды. Ул «ИП Кузнецов И. Н» хуҗалыгында эшли, 190 тонна ашлык суктырган.

Уртача җитештерү көчендәге комбайннар арасында — "Сатурн-Урал"дан Альберт Мостафин, 312 тонна суктырган.

Уртачадан артыграк комбайннар арасында — «ИП Кузнецов И. Н» хуҗалыгыннан Марс Рәхимов, ул 315 тонна суктырган.

Югары җитештерү көчендәге комбайннар арасында — «Август-Лениногорск»тан Раил Хәмәдиев, 559 тонна ашлык суктырган.

  • 16 август көне мәгълүматы буенча, 21 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләр суктырылган, 39 мең 200 тоннадан артык бөртеклеләр җыелган. Уртача уңыш гектарынна 18,6 центнер тәшкил итә.

 

Розалия Мостафина фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев