Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Райондашыбыз Зиннур Шириев мактаулы исемгә лаек булды

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне күрә белеп, аларның хезмәтен бүләкли белсәләр, район өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә дәрәҗә генә.

Куакбаш авылыннан Зиннур Шириев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә “Татарстан авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Зиннур Миневәли улы – тыйнак кына, үзе турында күп сөйләми, ә хезмәтен яратып башкара. Бүгенге көндә “Маркс” хуҗалыгында эшли.

“Кечкенәдән үк әти янында абыйлар, апа белән кайнашып үстек, урак вакытында әтигә булыша идек”, - ди.

Шул вакытта авыл хуҗалыгы тармагына хөрмәт, аны ярату хисләре барлыкка килә һәм туган авылы Куакбашта мәктәпне тәмамлагач, эшкә дә шунда кала. Башта терлекчелектә, аннары тракторчы һөнәре буенча эшли.

Билгеле булганча, “Маркс” аграр хуҗалыгы үз көче белән баручы хуҗалык.  Эшкәртер өчен 4300 гектардан артык җирләре бар.

Соңгы елларда хуҗалык матди-техник базаны да ныгытуга иреште: тракторлар, агрегатлар алдылар. “Зиннур Шириев – хуҗалыкта иң алдынгы механизатор. Аның карамагында тракторлар, азык җыя торган комбайн һәм чәчү комплекслары бар”, - ди хуҗалык җитәкчесе Ильяс Ганиев.

Бер эштән дә карышып тормый, кушканны җиренә җиткерә, ди җитәкче. Зиннур Шириевка елның һәр фасылында эш җитәрлек.

“Язгы чәчүдә, азык әзерләүдә, кышын фермада эшлим”, - ди үзе. 20 ел дәвамында эшләү нәтиҗәсендә тәҗрибә дә туплап өлгергән, яңа техникаларны үзләштерү җаена да төшенгән. Хезмәтендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен берничә күп тапкырлар район Сабантуйларында бүләкләнгән. “2015 елда Казанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә карата узган чарада да катнаштым”, - ди.

Ул бүгенге тормышыннан канәгать. Эштән бәхетен ул үзе эшләп тапкан. Гаиләле, бер ул үстерәләр. Шулай ук шәхси хуҗалыкта да күпләп маллар асрап, тырышлык белән көн итәләр.

Мактаулы исемне аңа Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск районында узган сессиядә тапшырды.

Розалия Мостафина

Язма "Заман сулышы" газетында тулысынча басылды.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев