Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районның “Ялтау” сөтчелек-товарлыклы комплексында студентлар практика үтә

Узган ел биредә беренче тапкыр студентлар практика үтте.

Казан дәүләт ветеринар медицина академиясенең өч студенты районның Ялтау авылындагы сөтчелек-товарлыклы комплекста  практика уза.

Өченче курс кызлары “Август-Агро” компаниясен өлкән курс студентлары киңәше буенча үзләре сайлап алган. Ә конкрет агрофирмага исә деканат билгеләгән.

“Август-Лениногорск” агрофирмасының Ялтау авылында реконструкциядән соң сөтчелек-товарлыклы ферма ачылган иде. Биредә узган ел беренче мәртәбә практикантлар килде, эшләп, ошатып киткәннәр иде.

Булачак ветеринарлар – кызлар әлегә яңа урынны үзләштерә, эш нечкәлекләренә төшенә. Аграр предприятие тарафыннан студентларны яхшы каршы алуларын кызлар билгеләп үтте. Алай гына да түгел, монда тагын килергә исәпләре бар.

-    Җәй көне безнең тагын бер практика була. Безнең аны да нәкъ менә “Ялтау”да узасы килә. Комплекс тәртип, чисталык. Коллективның эше дә көйләнгән, барлык санитар таләпләр һәм беркетмәләр катгый үтәлә.

Практика вакытында үзебез өчен күнекмәләр алырбыз дип уйлыйбыз. Шулай ук ясалма орлыкландыру эшен, ректаль тикшеренүләр үткәрәсе килә. Ветеринария – минем яраткан эшем. Бу һөнәрнең барлык серенә төшенәсем килә, - ди студент кыз Анна Брежнева, фикерләре белән бүлешеп.

Ул һәм аның белән килгән кызлар – курсташлары әлегә киләчәк юнәлешләрне сайлмаганнар: алар кечкенә хайваннар белән эшләячәкләрме, әллә инде авыл хуҗалыгы маллары беләнме. Хәл иткеч рольне практика билгеләячәк, ә аннары исә эш бирүчеләр тарафыннан билгеләнгән эш шартлары.  

 

фото: аграр хуҗалыктан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев