Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда ашлык сатып алу бәясе төште

Узган елгы ашлык запасы мул булу сәбәпле, иген культураларына сатып алу бәяләре төште.

Татарстанда узган ел алынган уңышның 600 мең тоннасы саклана. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

«Быел икмәк базарында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен төп проблема 2022 елның рекордлы уңышы нәтиҗәсендә күчеп баручы мул запаслар булды», — дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

29 августка булган мәгълүматларга караганда, өченче класслы бодайга уртача сатып алу бәясе тоннасына 10 мең сум тәшкил итә, бу 2022 елның шул ук чорына караганда 3 процентка түбәнрәк. Дүртенче класслы бодай — 9 мең сум (9 процентка түбән), бишенче класслы бодай — 8,4 мең сум (3 процентка түбән), арыш — 6 мең сум (22 процентка түбән), терлек азыгы булган арпа — 7 мең сум (17 процентка түбән) тора.

«Урып-җыю чорында бәяләр ел саен төшә. Бөртеклеләрне җыю Россиянең көньяк төбәкләрендә әле дәвам итә», — дип билгеләп үтте Җәббаров.

Ул өстәп әйткәнчә, бөртекле культураларга бәя октябрь-ноябрь айларында күтәрелер дип көтелә. Шуңа күрә ул хуҗалыкларга җыелган ашлыкны сортларга аерырга, чистартырга һәм саклауга куярга киңәш итте. «Кемнең мөмкинлеге, финанс көче бар, әлегә үзегездә тотарга киңәш итәбез», — дип ассызыклады министр.

Ашлык җитештерүчеләргә ярдәм максатыннан, Россия Хөкүмәте аны сату чыгымнарын кайтаруга субсидия бүлеп бирә. Әйтик, узган ел федераль бюджет акчалары исәбенә 1,3 млрд сумлык 990 мең тонна сатылган ашлык субсидияләнгән.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев