Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

“Буыннар бәйләнешен саклыйк”

Милли гореф-гадәтләр гомер-гомергә халыкларны яшәткән, берләштереп торган. Өлкән буын бу йолаларны яшьләргә тапшыра килә. Безнең Урмышлы мәктәбендә "Буыннар бәйләнешен саклыйк" дигән тема буенча күп еллардан бирле нәтиҗәле эш алып барыла. Укучыларның авылдагы һәр олы кешене игътибардан читтә калдырмавы, бәйрәмнәрдә өлкәннәрнең өйләренә барып котлаулар оештыру, мәктәп музеенда әби-бабайлардан язып алган истәлекләрдән...

Милли гореф-гадәтләр гомер-гомергә халыкларны яшәткән, берләштереп торган. Өлкән буын бу йолаларны яшьләргә тапшыра килә. Безнең Урмышлы мәктәбендә "Буыннар бәйләнешен саклыйк" дигән тема буенча күп еллардан бирле нәтиҗәле эш алып барыла.


Укучыларның авылдагы һәр олы кешене игътибардан читтә калдырмавы, бәйрәмнәрдә өлкәннәрнең өйләренә барып котлаулар оештыру, мәктәп музеенда әби-бабайлардан язып алган истәлекләрдән зур бер бүлек булдыру - шулар турында сөйли.
Авылның ветераннар оешмасы да, мәктәп белән даими элемтәдә торып, укучылар белән үткәрелә торган төрле чараларда катнаша.
Корбан бәйрәме уңаеннан үткәрелә торган очрашуга өлкәннәр аеруча җаваплы карый. Быелгысы да олылар ягыннан балаларны зурлау, аларга хөрмәт күрсәтү булды. Укучылар өчен әзерләнгән мул табын янында өлкән буын исеменнән Шәһит абый Сәйфуллин сөйләде.
- Быел әлеге очрашуыбызның унынчысы, кечкенә генә юбилей икән. Мондый чараларны үткәргәндә, бездә бер генә теләк: зур өметләр белән карыйбыз сезгә, кадерле балалар. Иң якты өметебез - илне тотып торырлык, милләтне яшәтерлек әхлаклы кешеләр булып үсегез. Матур киләчәкне кеше үзе генә тудыра ала. Сез ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен күреп үсәсез. Бүгенге очрашудан алган яктылык сезне зур тормышка озата барсын.
Кичә III сыйныф укучысы Искәндәр Хәбибуллинның азан әйтүе белән башланып китте. Бер төркем укучы: Регина Вәлиева, Динара Хәлимова, Илүзә Бәширова, Зөлфәт Хисамов, Реналь Даутов төрле аятьләр укыды. Лениногорск мөхтәсибәтеннән килгән Булат хәзрәт Корбан бәйрәменең тарихы белән таныштырды һәм Коръән аятьләре укыды.
Быелгы корбанлыкны балаларга Әлмәт шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Идеал Алтынбаев бүләк итте.
Мәктәп коллективы исеменнән балаларны зурлап оештырылган очрашу өчен авылыбызның өлкәннәренә, Идеал абыйга рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: горефгадђт