Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь бәйгесе үтте

22 нче апрель көнне11 гимназиядә Габдулла Тукайның тууына 129 елга багышланган муниципаль шигырь бәйгесе булып узды. Барлыгы 2 нче, 5 нче, 6 нчы, 12 нче мәктәпләрдән, 11 нче гимназиядән 30 бала катнашты. Укучылар зур әзерлек белән килгән. Аларны ана теле укытучылары әзерләгән. Бәйрәм Тукай җырлары белән үрелеп барды. Шагыйрьнең тормыш...

22 нче апрель көнне11 гимназиядә Габдулла Тукайның тууына 129 елга багышланган муниципаль шигырь бәйгесе булып узды.


Барлыгы 2 нче, 5 нче, 6 нчы, 12 нче мәктәпләрдән, 11 нче гимназиядән 30 бала катнашты. Укучылар зур әзерлек белән килгән. Аларны ана теле укытучылары әзерләгән.

Бәйрәм Тукай җырлары белән үрелеп барды. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында викторина да үткәрелде. Төрле елларда бастырылган китаплары белән дә таныштык.
Ә балалар укырга яратмый дисәләр дә, Тукайны да, төбәгебез язучыларын да яхшы беләләр икән , дигән фикергә килдем. Җиңүче укучыларның чыгышларын 27 апрель көнне Үзәк китапханәдә Тукай бәйрәмендә күрергә була.
Зөмәрә Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай иҗаты