Заман сулышы

Яхшысы да, яманы да

Куакбаш белән Түбән Чыршылы авылы арасындагы юлны башта бик озак ясамыйча тордылар, аннары ясадылар, ләкин ике арада берничә йөз метр юл ремонтланмыйча калды. Ул шулай тагын күпме торыр икән? Л.Ә. Бу айда су өчен 4 кубометр ОДН килгән. Безнең дүрт кешедән торган гаиләбез айга болай да 8-9 кубометр су куллана....

Куакбаш белән Түбән Чыршылы авылы арасындагы юлны башта бик озак ясамыйча тордылар, аннары ясадылар, ләкин ике арада берничә йөз метр юл ремонтланмыйча калды. Ул шулай тагын күпме торыр икән?

Л.Ә.
Бу айда су өчен 4 кубометр ОДН килгән. Безнең дүрт кешедән торган гаиләбез айга болай да 8-9 кубометр су куллана. Урлаган юк. Кемдер урлаганы өчен без түләргә тиешме? Кайсы фатирда ничә кеше торганы билгеле бит. Суны аз бирүчеләрдән шикләнмиләр микән коммунальчылар? Ешрак килеп тикшерсеннәр иде.
Ш.Л.
Тротуарларга плитә түшәп халык өчен шулкадәр уңайлы ясап куйдылар. Аяк киеме дә тузмый, «тек-тек» итеп туфли белән рәхәтләнеп йөреп була. Яшь әниләр өчен тагын да җайлы булды ул, колясканы тигез юлдан төртеп кара да, чокыр-чакырлы вак таш өстеннән барып кара, аерма сизелә. Бер урам да калмыйча, ахырга кадәр эшләп чыксалар, тагын да яхшы булачак.
Л.Г.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: