Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Ни өчен Сергей Жуков эчми һәм тартмый башлаган?

1990 еллар уртасында барлыкка килгән "Руки вверх" төркеме җырларын яратып тыңлый идек. Алкогольдән һәм тәмәкедән таш тартуның сәбәбен “Руки вверх” төркеме лидеры Msk1.ru басмасына биргән интервьюда әйткән.

2020 елда Сергей Жуков өч ай дәваханәдә яткан,  декорацияләр өчен конструкцияләргә бәрелгәннән соң өч операция кичергән. Нәкъ шушы вакыйгалар артистны яшәү рәвешен үзгәртергә мәҗбүр иткән.  

“Сәламәтлек белән бәйле проблемаларны һәрчак аягөсте үткәрергә күнеккән идем, әмма бу юлы табиблар котымны алды. Шул вакыттан алып мин ике тапкыр сирәгрәк чыгыш ясыйм, күп концертлардан баш тарттым, эчү һәм тартуны ташладым. Сәламәтлегемне кайгыртмасам, көннәрдән-беркөнне барын да югалтырга мөмкин икәнлегемне  аңладым”, – ди Жуков.  

Җырчы сүзләренчә, шул чордан алып алар төркемдәге коллегалары белән аена куеласы концертлар лимитын – алар 8дән дә артмаска тиеш – билгеләгән.  

Яңа яшәү рәвеше, якыннарын һәм фанатлары “Руки вверх” төркеме лидерына тернәкләнергә булышкан.

“Подписчикларым минем өчен догалар укуларын яза иде. Бу чыннан да ярдәм итте. Мин кисәк кенә терелә башладым. Табиблар исә моңа беравык ышанмый торды хәтта”, – ди җырчы. 

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова

https://matbugat.ru/news/?id=37384

https://vk.com/sezhukov фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев