Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер яшүсмер 4 коробка туңдырма урлаган

Чаллыда 3 июльдә иртәнге 3.30 сәгатьтә 26нчы комплекста «Туңдырма» киоскында сигнализация эшли башлый. Билгесез кеше тәрәзәне ватып, эчкә керә һәм суыткычтан туңдырмалар белән тулы дүрт тартма алып чыга. Ул товар белән өйгә кайтып барганда, урынга сәүдә ноктасы администраторы һәм полиция экипажы килә.

Тикшерү барышында полицейскийлар шикләнелүче-17 яшьлек яшүсмернең эзенә чыга. Яңа шәһәрнең 3нче комплексында яшәүче егетнең берҗирдә дә укымавы һәм эшләмәве ачыклана.  

Полиция хезмәткәрләре килгәч егет урланган коробкаларны тапшырган. Бер туңдырманы да ашамаган, чөнки шунда ук йокларга яткан.  

Әлеге факт буенча полиция бүлегендә тикшерү үткәрелә, Россия Җинаять кодексының 158 маддәсе буенча җинаять эше кузгату өчен материаллар җыела.

https://matbugat.ru/news/?id=37398

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мороженое туңдырма