Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда балигъ булмаганнарга тонусны күтәрә торган эчемлек һәм зажигалка сату тыела

Татарстанда балигъ булмаган балаларга тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләрне, шулай ук сыекландырылган углеводород газы булган товарларны ваклап сатуны чикләргә җыеналар. Бу закон проектын ТР Дәүләт Советына «Бердәм Россия» депутатлары кертте.

«Закон белән проекты балигъ булмаганнарга сыекландырылган углеводород газы булган шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен товарларны ваклап сатуны чикләүне кертү һәм аларны сулау белән мавыгуын тыюны билгеләү тәкъдим ителә», - диелә закон проектына аңлатма язуында.

Документны эшләүчеләр закон проекты яшүсмерләр токсикоманиясенә каршы нәтиҗәле эш итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм балаларны гомергә яки сәламәтлеккә куркыныч тудыра торган сыекландырылган углеводород газлары булган көнкүреш билгеләнешендәге потенциаль куркыныч товарлардан файдаланудан саклау өчен кирәкле шартлар тудырачак, дип ышана.

Чикләүне үтәмәгән өчен гражданнарга 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан 150 мең сумга кадәр дминистратив штрафлар каралган.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-balig-bulmagannarga-tonusny-kutara-torgan-ecemlek-ham-zazigalka-satu-tyela-5856928

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев