Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер ир таксист хатын-кызга пычак белән кадап, шул таксига утырып качкан

Казанның Зорге урамында 29 яшьлек ир-ат такси йөртүчегә пычак белән ташланган. Бу хакта KazanFirst Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Килеп туган хәл турында “Сафиуллин” полиция бүлегенә хәбәр ителгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре канлы вакыйга булган урынга барып, җинаять кылуда шикләнелүчене «Киа Рио” маркалы такси килеп алуын ачыклаган.

Такси рулендә 37 яшьлек хатын-кыз утырган булган. Үзара низаг килеп чыккан. Теге ир хатын-кыз йөртүченең муенына пычак белән берничә тапкыр кадаганнан соң шул машинага утырып кечкан. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган.


Шикләнелүче оператив-эзләү чараларыннан соң Лаеш районы Хәерби авылында тоткарланган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

https://vatantat.ru/2022/07/86348/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев