7 февраль 2020 яңалыклары
-
Айрат Хәйруллинның гомере өзелде
Татарстанның Кама Тамагында ашыгыч рәвештә Лаештан ерак түгел урында бозга төшеп утырган вертолетта Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның гомере өзелгән. Бу хакта әйдәп баручы мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә.
-
"Лениногорскнефть" идарәсе коллективы узган елга йомгак ясады
“Лениногорскнефть” идарәсе коллективы - ул безнең компаниянең иң алдынгы бүлекчәләреннән берсе. Без моны беләбез һәм бүген чираттагы тапкыр инандык, - диде Лениногорскига эш визиты барышында “Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Маганов.
-
Аксакаллар шурасы рәисе мулла турында мәзәге өчен Салават Фәтхетдиновны шелтәләгән
Теләчедә Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов җырчы Салават Фәтхетдиновны узган елгы концертында муллалар турындагы оятсыз мәзәк сөйләгәне өчен тәнкыйтьләвен әйтте.
-
Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре 11нче гимназиядә чара үткәрде
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге китапханәчеләре, Шөгер ягының, Лениногорск каласының горурлыгы, милләтпәрвәр шәхес, берәгәйле журналист, талантлы чәчмә әсәрләр остасы, туган ягы тарихын өйрәнүгә бик күп көч салган якташ язучы Җәмит Рәхимовның тууына 85 ел тулу уңаеннан, шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә “Нефть бишегендә туган әдип” аталган чара үткәрделәр.
-
Рөстәм Миңнеханов Илкүләм проектлар советы президиумы составына керде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы составына керде.
-
Амбразураны күкрәге белән каплаган якташ-Героебыз тавыш бирүне көтә
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтта республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирү дәвам итә.
-
Путин ветераннарга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы указны имзалады
Россия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы указны имзалады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
ЗАГС бүлеге никахлашу өчен матур даталар тәкъдим итә
Яшь парлар никахлашу өчен ниндидер серле, сихри даталар сайларга тырыша.
-
Кытайдан кайткан пассажирларның коронавируска анализ нәтиҗәләре билгеле булды
31 гыйнвар көнне Казанга Кытай Республикасы Санья шәһәреннән соңгы рейс кайтты. 342 пассажир, 16 экипаж әгъзасының сәламәтлеге тикшерелгән, коронавируска анализ нәтиҗәләре тискәре булган. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә билгеле булды.
-
Лениногорскилылар игътибарына: каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча бәяләр үзгәрде
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүгә бәя үзгәрде.
-
«Чын рус кышы»: КФУ профессоры ял көннәренә һава торышын әйтте
Ял көннәрендә көтеп алынган кышкы салкыннар һәм бу кыш өчен иң салкын төн көтә.
-
Лениногорскилылар дәүләт бүләкләре алды (фотолар)
Муниципаль районы Советының 2019 елда Лениногорск районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында утырышы узды.