Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Путин ветераннарга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы указны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы указны имзалады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«2020 елның апрель-май айларында Россия Федерациясе территориясендә, Латвия Литва һәм Эстония республикаларында даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарының түбәндәге категорияләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләргә», - диелә указда.

Әйтик, 75 мең сум күләмендәге түләүләрне Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, гетто һәм концлагерьларның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары алачак. Шундый ук күләмдәге акча Бөек Ватан сугышында, совет-фин һәм совет-япон сугышларында һәлак булган сугышчыларның тол хатыннары һәм ирләре, шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган инвалидлар һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары һәм ирләренә биреләчәк.

Тыл хезмәтчәннәре, гетто, нацист концлагерьлары һәм төрмәләренең элеккеге балигъ булмаган тоткыннары 50 мең сум акча алачак.

РФ Хөкүмәтенә указны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслауны билгеләнгән тәртиптә тәэмин итәргә, шулай ук түләүләрне башкару тәртибен һәм шартларын билгеләргә кушылган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев