Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре 11нче гимназиядә чара үткәрде

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге китапханәчеләре, Шөгер ягының, Лениногорск каласының горурлыгы, милләтпәрвәр шәхес, берәгәйле журналист, талантлы чәчмә әсәрләр остасы, туган ягы тарихын өйрәнүгә бик күп көч салган якташ язучы Җәмит Рәхимовның тууына 85 ел тулу уңаеннан, шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә “Нефть бишегендә туган әдип” аталган чара үткәрделәр.

 

Туган ягыбыз горурлыгы Җәмит Рәхимов, безнең төбәктә иҗат иткән иң күренекле иҗат әһелләренең берсе.

10, 11 нче сыйныф укучылары язучының тормыш һәм иҗаты, “Өлешемә тигән көмешем”, “Батырша”, “Сагыш”, “Шөгер төбәге-хәзинәләр чишмәсе”, “Кыядагы чәчәкләр” һәм башка китаплары  белән таныштылар. Җ.Рәхимовның иҗаты укучыларда зур кызыксыну уятты.

Алар язучының “Батырша” романы, “Өлешемә тигән көмешем” повесте һәм “Гырмафунлы гөл”- дип исемләнгән хикәясеннән өзекләр укыдылар. Язучының публицистикасы, чәчмә әсәрләре, гыйльми хезмәтләре барысы бергә олы максатка-милләтебезнең каһарманнарын, аларның хезмәттәге батырлыгын халкыбызга таныту.

 

Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев