Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кытайдан кайткан пассажирларның коронавируска анализ нәтиҗәләре билгеле булды

31 гыйнвар көнне Казанга Кытай Республикасы Санья шәһәреннән соңгы рейс кайтты. 342 пассажир, 16 экипаж әгъзасының сәламәтлеге тикшерелгән, коронавируска анализ нәтиҗәләре тискәре булган. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә билгеле булды.

 

«Аэропортта барлык пассажирлар тикшерелде, борын куышлыгыннан анализ алынды. Нәтиҗәләр тискәре дип расланды. Аларны яшәү урыны буенча табиблар күзәтә. Бернинди өстәмә чикләүләр кертелми. Алар арасында медицина ярдәме сорап килүчеләр юк», — диде Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

3 февральгә булган мәгълүматларга караганда, гыйнварда төрле вакытта Кытайдан кайткан 39 кеше ОРВИ симптомнары белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Шул исәптән, 32 кеше — Татарстанда яшәүчеләр, калганнары башка төбәкләрдән.

«Алар барысы да коронавируска һәм башка барлык билгеле вирусларга тикшерелде. Барысында да тискәре нәтиҗәләр ачыкланды. Тикшерү „Вектор“ Вирусология һәм биотехнология институтында үткәрелде», — диде.

Любовь Авдонина әйтүенчә, тикшерелгән кешеләрнең 80 процентында гриппка кагылышлы булмаган вируслар, икесендә А гриппы ачыкланган. Барысы да грипптан прививка ясатмаган булган.

 

https://vatantat.ru

http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/kytaydan-kaytkan-passazhirlarny-koronaviruska-analiz-ntilre-bilgele-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев