Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Лениногорскнефть" идарәсе коллективы узган елга йомгак ясады

“Лениногорскнефть” идарәсе коллективы - ул безнең компаниянең иң алдынгы бүлекчәләреннән берсе. Без моны беләбез һәм бүген чираттагы тапкыр инандык, - диде Лениногорскига эш визиты барышында “Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Маганов.


Генераль директорның нефть-газ разведкасы һәм чыгару буенча беренче урынбасары – «Татнефть-нефть чыгару» җитәкчесе Рөстәм Хәлимов, «Татнефть»нең  профком рәисе Гомәр Яруллин, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов озатуында генераль директор тренировка паркында булды, Лениногорск нефтьчеләре коллективының инновацион эшләнмәләре белән танышты һәм 2019 елда эш нәтиҗәләре буенча хезмәт коллективының конференциясендә катнашты.

2019 елда эш нәтиҗәләре буенча хезмәт коллективының конференциясен идарәнең ЦИТС начальнигы Илфат Нурсәетов ачты. Ул билгеләп үткәнчә, скважиналар фонды һәм процесслар нәтиҗәлелеге буенча һәрвакыт эш алып барырга кирәк. Идарәдә рентабельле табыш тәэмин итү өчен программалар кулланыла.


Узган елда нефть табу 3 миллион 128 мең тонна тәшкил иткән. Беренче төркем сыйфаты  буенча 3 миллион 76 мең тоннадан артык нефть әзерләнгән һәм тапшырылган. 2020 елның 1 гыйнварына борауланган скважиналар күләме – 8 мең 469.


Конференция барышында Компаниядәге структур үзгәрешләргә карата борчылуны белдерүчеләр, шулай ук территориаль урнашудагы эш урыннары сакланып калсын дигән тәкъдимнәр булды.

“Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Маганов үз чыгышында яңа структура оешу эш урыннарын яки персоналларны оптимизацияләү максатын күздә тотмавын әйтте. Производство цехларында бернәрсә дә үзгәрмәячәк, территориаль урнашу, персоналлар сакланып калачагын әйтте ул.

-    Безнең өчен һәркайсыгызның тәҗрибәсе, белеме, потенциалы мөһим. Без һәрвакыт ачык, - ди Наил Өлфәтович.


Генераль директор компаниянең җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Экология сорауларына игътибар бирде. Компаниянең социаль проектлар үтәлеше буенча сөйләде. “Лениногорскнефть” идарәсе коллективына республиканың нефть тармагын ныгыту һәм үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәтен белдерде.


Район башлыгы Рәгать Хөсәенов нефть промышленносте – төп үсеш чыганагы икәнен әйтте. “Татнефть” җәмгыятенә, “Лениногорскнефть” идарәсенә тыгыз хезмәттәшлек, проблемаларны хәл итүдә катншаканнары өчен рәхмәтен белдерде.

 

Юлия Могила

Сергей Трусов фотолары

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев