Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар дәүләт бүләкләре алды (фотолар)

Муниципаль районы Советының 2019 елда Лениногорск районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында утырышы узды.

 


Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Сессия эше ахырында Рөстәм Нигъмәтуллин предприятие һәм оешмаларның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Халык сәламәтлеген саклау эшендә казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Медицина үзәге» җәмгыятенең ультратавыш диагностикасы табибы Әхмәтҗанова Илүзә Рәис кызына «Татарстан Республикасының Атказанган табибы»дигән мактаулы исем бирелде.

   Терлекчелек өлкәсендә ирешкән югары күрсәткечләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Сатурн - Урал» терлекчесе Рафик Искәндәр улы Садыйковка «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе»дигән мактаулы исем бирелде.

 Торак-коммуналь хуҗалык тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге»нең торак бүлеге мөдире Романеева Елена Павловнага «Татарстан Республикасының Атказанган торак - коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде.

Республиканың агропромышленность комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Маркс» җәмгыяте директоры Ильяс Минәхтәм улы Ганиевка  «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында физик культураны һәм спортны үстерүгә зур өлеше өчен «А.В. Звягинцев исемендәге чаңгыда сикерү буенча Олимпия резервы спорт мәктәбе»нең административ-хуҗалык бүлеге директоры урынбасары Севостьянова Любовь Владимировнага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X