8 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Якташыбыз, Мәскәү татарларының аксакалы Әгъдәс Борһанов 99нчы яшендә вафат
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Бүген Мәскәү татарларының аксакалы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Әгъдәс Борһанов 99нчы яшендә вафат булган. Бу хакта Мәскәү татарлары Штабы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лениногорскида полиция хезмәткәрләре бәйрәм итте (ФОТОлар)
Чара шәһәрнең Мәдәният сараенда узды.
-
Лениногорск кызының рәсеме конкурста җиңгән
“Минем әти-әни полициядә эшли” дигән балалар конкурсының региональ этабы җиңүчеләре арасында Лениногорск укучысының эше-рәсеме дә бар.
-
Репетиторларга да салым кертелсә... - "Ялкын" журналы
"Болай барса, элекеге вакытлар кабатланып, белем алу кебек зәвыкны бай балалары гына үзләренә рөхсәт итә алачак", - ди автор.
-
Татарстан 2019 елда цифрлы телевидениегә күчәчәк
Телевизорлары цифрлы сигналны кабул итә алмый торган телетамашачыларга махсус приставка-ресивер сатып алырга киңәш ителә.
-
Лениногорскилыларны монополиягә каршы хезмәт идарәсе вәкиле Алмаз Яфизов кабул итте
Бүген Лениногорскига Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәтнең сатып-алуларны күзәтү бүлеге җитәкчесе Алмаз Яфизов килде.
-
Россия Хезмәт министрлыгы: 2019 елда хезмәт хаклары 6,1 процентка артачак
2019 елда хезмәт хакы 6,1 процентка артачак.
-
Россиядә яшелчә һәм җиләк-җимешнең бер процентында химик катнашмалар күп булуы ачыкланган
Роспотребнадзор белгечләре тикшергән үрнәкләрнең 2,95 проценты гына нормативка туры килми.
-
Данир Сабиров: “Дөньяның яме бетте. Гастрольгә чыкмыйм, дигән карар кабул иттем”
“Данир Сабиров — иң талантлы укучыларымның берсе”, — ди җырчы Салават Фәтхетдинов. Чыннан да, ул — күпкырлы сәләт иясе: оста пародист, алып баручы, шәп биюче һәм җырчы да…
-
Лениногорскида теннис беренчелеге узды
29 октябрь-4 ноябрь аралыгында шәһәрдә 12 яшь һәм аннан яшьрәк спортчылар өчен теннис буенча Татарстан беренчелеге узды.
-
КИБЕТТӘ АКЧА ТУЗДЫРМАУНЫҢ 8 КАГЫЙДӘСЕ
1 кагыйдә – дөрес туклану Өйдә үзегез әзерли ала торган ризыкларга өстенлек бирегез. Печенье алганчы, творог белән сөт алыгыз. Өйдә творогтан тәмле сырниклар пешереп була. Колбасага караганда ит алу арзанрак – шулпалы да булырсыз, второйга да җитәр. Конфетларга караганда өрек-хөрмә тәмлерәк һәм файдалырак!
-
Лениногорскида юл һәлакәте: икесе дә исерек булган
3 ноябрьдә төн уртасында “Лада Приора” автомобилен йөртүче 1988 елгы ир, Лениногорск ягыннан Әлмәт юнәлешендә баргандагы тимер юл кичүендә тиешле тизлекне сакламыйча, шлагбаум янында туктап торган автомобильгә килеп бәрелә, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
-
Ана капиталы сертификатын рәсмиләштерү вакыты кыскартылды
«Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы 256 номерлы Федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә ана капиталына сертификат бирү вакыты кыскартылды.
-
Татарстанда көннәр суытачак
Татарстанда көннәр салкынайта. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.