12 октябрь 2020 яңалыклары
-
Минзәләдән Данила Новиков "Ты супер" тамашасының ярымфиналына узды
Якшәмбе көнне НТВ каналында "Ты супер!" тапшыруында Минзәләдән Данила Новиков чыгыш ясады.
-
Лениногорск егетләре армия сафларына китәргә әзерләнә
Лениногорск районында шушы елның 1 октябрендә көзге чакырылыш старт алды.
-
Урамда кызын коляскада караучысыз калдырган хатын-кызны штрафка тартканнар
Чаллыда урамда кызын коляскада караучысыз калдырган хатын-кызны штрафка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.
-
Россиядә октябрьнең икенче декадасы аномаль җылы булачак
Россиянең бөтен территориясендә октябрьнең икенче декадасы аномаль җылы булачак. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
-
Банк картасындагы акчаны чит кешеләрдән саклау өчен белергә тиешле кагыйдәләр
Россия сыйфат системасы (Роскачество) оешмасы банк картасындагы акчаны саклау һәм мошенниклар тозагына эләкмәү өчен ярдәм итә торган кагыйдәләрне искә төшерә. Бу киңәшләр оешманың рәсми сайтында чыкты.
-
9нчы сыйныфлар өчен Төп дәүләт имтиханы расписаниесе тәкъдим ителде
2021 елда мәктәп укучылары өчен Төп дәүләт имтиханын (ТДИ) 20 апрельдән 1 июльгә кадәр үткәрү күздә тотыла, диелә норматив хокукый акт проектлары федераль порталында дөнья күргән расписание проектында.
-
Лениногорскилылар "Милләтләр кроссы"нда катнашты
Узган шимбәдә "Яшьлек" паркы территориясендә "Милләтләр кроссы" узды.
-
Вирусолог коронавирус инфекциясенең гадәти булмаган яңа симптомы хакында сөйләде
Медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн РБКга биргән интервьюсында Британия тикшеренүчеләренең COVID-19 коронавирус инфекциясенең яңа симптомнары турындагы мәгълүматларына бәя бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
-
Казан Кремлендә өстәмә чикләүләр кертү турында хәбәрне кире кактылар
Казан Кремле оператив штабның Татарстанда өстәмә чикләүләр кертүе турындагы мәгълүматны кире какты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат секретаре Лилия Галимова сөйләде.
-
12- 18 октябрь атнасына йолдызнамә
Кучкар Сезне тыныч вакыт аралыгы көтә. Ул ял һәм якыннарыгыз белән аралашу өчен туры килеп тора. Конфликтка керергә ашыкмагыз, киресенчә, дуслашырга тырышыгыз. Яраткан шөгылегезгә күбрәк вакытыгызны багышласагыз яхшы булыр. Акча тотарга курыкмагыз, алар сезгә кире әйләнеп кайтачак.