Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Вирусолог коронавирус инфекциясенең гадәти булмаган яңа симптомы хакында сөйләде

Медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн РБКга биргән интервьюсында Британия тикшеренүчеләренең COVID-19 коронавирус инфекциясенең яңа симптомнары турындагы мәгълүматларына бәя бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

«Биредә күрсәтелгәннәр арасында, дөрестән дә, аякка чыккан кабарчыклар гадәти булмаган әйбер. Бу кызыксыну уята, монда вирусның яңа вариантлары хакында сүз барырга мөмкин», - диде ул.

Вирусолог билгеләп үткәнчә, галимнәрнең докладында күрсәтелгән бүтән симптомнар (мускулларның авыртуы һәм арыганлык) табибларга инде билгеле һәм алар вируслы респиратор инфекцияләр өчен гадәти санала.

Белгеч шулай ук хәзерге вакытта инфекциянең ихтимал симптомнары инде өйрәнелүен әйтте, шунлыктан яңа симптомнар авыруның башка вариантлары булуы турында сөйләргә мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/11-10-2020/virusolog-koronavirus-infektsiyasene-gad-ti-bulmagan-ya-a-simptomy-hakynda-s-yl-de-5777958

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X