9нчы сыйныфлар өчен Төп дәүләт имтиханы расписаниесе тәкъдим ителде
2021 елда мәктәп укучылары өчен Төп дәүләт имтиханын (ТДИ) 20 апрельдән 1 июльгә кадәр үткәрү күздә тотыла, диелә норматив хокукый акт проектлары федераль порталында дөнья күргән расписание проектында.
Тиешле документны РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль агентлыгы (Рособрнадзор) әзерләгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
2021 елда ТДИ өч этапта (20 апрельдән 14 майга кадәр – вакытыннан алдагы чор, 21 майдан 1 июльгә кадәр – төп чор, 3-22 сентябрьдә – өстәмә чор) узар дип көтелә.
Вакытыннан алдагы чорны – математика, төп чорны чит телләр буенча имтиханнан башлау күздә тотыла.
Быел коронавирус пандемиясе аркасында IX сыйныфны тәмамлаучыларның имтиханнары булмады, аларга йомгаклау билгеләрен төп билгеләр нигезендә куйдылар.
https://tatar-inform.tatar/news/science/11-10-2020/9nchy-syynyflar-chen-t-p-d-l-t-imtihany-raspisaniese-proekty-t-k-dim-itelde-5777929
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев