Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә октябрьнең икенче декадасы аномаль җылы булачак

Россиянең бөтен территориясендә октябрьнең икенче декадасы аномаль җылы булачак. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

«Илебезнең бөтен территориясендә октябрьнең икенче декадасы җылы булачак. Бу аномалияләр бөтен җирдә дә уңай дигән сүз», - дип ачыклык кертте Вильфанд.

Шул ук вакытта, синоптик илнең төрле өлешләрендә климатик нормалар бер-берсеннән аерылып торуын искәртте. Шунлыктан аномаль җылылык та төрлечә булачак.

Ул Якутиянең төньягын мисал итеп китерде, анда хәзер көндезге температура нульдән югары. Бу елның әлеге вакытында бик сирәк була торган күренеш, диде метеоролог.

 

https://tatar-inform.tatar/news/ecology/12-10-2020/rossiyad-oktyabrne-ikenche-dekadasy-anomal-yly-bulachak-5778034

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев