Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

12- 18 октябрь атнасына йолдызнамә

Кучкар Сезне тыныч вакыт аралыгы көтә. Ул ял һәм якыннарыгыз белән аралашу өчен туры килеп тора. Конфликтка керергә ашыкмагыз, киресенчә, дуслашырга тырышыгыз. Яраткан шөгылегезгә күбрәк вакытыгызны багышласагыз яхшы булыр. Акча тотарга курыкмагыз, алар сезгә кире әйләнеп кайтачак.


Үгезбозау
Тормышыгызда нәрсә генә килеп чыкса да, тынычлыкны саклагыз. Тышкы яктан сезнең борчылмавыгызны күрсәләр, сез җинүче булып калачаксыз. Эштә хәл ителмәгән сораулар килеп туарга мөмкин. Аларны атна ахырына кадәр чишәргә кирәк булачак. Ял көннәрен тулысынча ял итүгә багышлау яхшы булыр.

Игезәкләр
Барысы да яхшы килеп чыксын өчен аны үзегез эшләгез. Өйдә якыннарыгыз белән пыр тузып талашмас өчен сезгә сабырлык кирәк булачак. Матди проблемаларны җыеп бармавыгыз әйбәтрәк. Бурычка акча кирәк булса, кредит алу өчен банкка мөрәҗәгать итү кулайрак булыр.

Кысла
Күптән уйлаган ниятегезне тормышка ашыру өчен вакыт табарсыз. Башкарып булмастай планнарны да ерып чыга алачаксыз. Атна ахырында көтелмәгән, ләкин уңай үзгәрешләр булуы ихтимал. Һәр нәрсәгә, хәтта вак-төяк әйберләргә дә игътибар итегез, бу шулай ук тышкы кыяфәтегезгә дә кагыла. Шулай итсәгез, югарыда һичшиксез булачаксыз!

Арыслан
Булган сәләтләрегезне булдыра алганча кулланыгыз! Бу вакыт аралыгында сез кыю рәвештә үзегез турында белдерә аласыз. Хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләрдә сабыррак булыгыз: сезгә аяк чалулары ихтимал. Яраткан кешегез янында йомшаграк булыгыз, горурлыкны бераз киметергә кирәк. Бу сезнең мөнәсәбәтләрне саклап калачак.

Кыз
Сез хәзер үзегезне төрле өлкәләрдә сынап карый аласыз. Эшне алмаштыру бу вакыт аралыгында бик отышлы булыр. Әгәр дә нәрсә дә булса килеп чыкмый икән, “барысы да яхшыга” дигән  девизны искә төшерегез. Бу атнада самолет белән очарга киңәш ителми. Кирәк икән, юл транспортын кулланыгыз.

Үлчәү
Әлеге вакыт аралыгында сезне берничә тапкыр уңайсыз хәлгә калдырырга мөмкиннәр. Моңа юмор аша карагыз, шул чакта сез лаеклы күренәчәксез. Хезмәт хакын күтәрү яки премия рәвешендә акчалата бонуслар алуыгыз бар. Тик аларны юк-барга әрәм итмәгез. Киләчәктә файдалы булырлык итеп тотыгыз.

Чаян
Вакыйгаларны ашыктырмагыз һәм үзегез дә ашыкмагыз. Барлык тутырасы документларны җентекләп тикшерегез. Атна ахырында яраткан кешегез белән очрашу көтә. Аның ул көнне әйткән сүзләрен ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк: аларда ялган да, арттыру да булмас.


Укчы
Үзегез ышанмаган әйбер турында сөйләп йөрмәгез. Киләчәктә бу сүзләрегез сезгә каршы кулланылырга мөмкин. Үз планнарыгызны да әлегә ачмау киңәш ителә. Өйдә утырырга тырышмагыз: яхшы гына ял итәргә яки үзегез өчен гадәти булмаган шартларда вакыт үткәрергә тырышыгыз.

Кәҗәмөгез
Эштә сез ниһаять үзегезне күрсәтә алачаксыз. Һәрнәрсәдә алдынгы рәттә булыгыз, бу сезнең акчатала бүләкләнүегезгә йогынты ясыйчак. Үзегезне тәвәккәлрәк тотыгыз. Ә өйдә исә киресенчә: низагларны булдырмас өчен йомшаклык күрсәтергә, юл бирергә кирәк.

Сукояр
Нәкъ шушы вакыт эчендә сез сөйгән ярыгызны очрата аласыз. Бу күрешү тормышыгызда бик әһәмиятле булырга мөмкин. Кәефегез бик яхшы, моны катлаулы сорауларны хәл итү өчен куллансагыз яхшы булыр. Вакытның кадерен белегез һәм һавага буш сүзләр ташлаудан сакланыгыз.

Балык
Бу атна җиңелләрдән булмыйчак, ләкин киләчәктә сез бу турыда бәяләп бетергесез тәҗрибә буларак искә алачаксыз. Күңелле вакыйгалар атна ахырына таба үзләрен сиздерәчәк. Үзегез үк якыннарыгыз белән очрашулар оештыра аласыз. Хезмәтегездә исә азрак сөйләшеп, күбрәк эш турында уйлавыгыз яхшырак булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев