Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстан синоптиклары көннәр салкынаю турында кисәтә

Татарстанга атмосфера фронты салкын һава торышы алып килә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

 

Иртәгә, 13 апрельдә, республикада аязучан болытлы һава булачак. Төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк.

Төнлә температура 1 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак, төбәкнең көньяк-көнчыгышында температура +16 градус тәшкил итәчәк.

14 апрельдә Татарстан территориясендә  салкын һава торышы булачак. Якшәмбе төнлә урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак, ә көндез явым-төшемнәр юк диярлек. Т

өнлә туфракта -3 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы 3-8 градус җылыдан артмаячак. Төньяк-көнчыгыштан секундына 17 метрга кадәр тизлектә җил.

Киләсе атна башында төбәктә һава торышын скандинавия антициклоны билгеләячәк. Явым-төшемнәр көтелми. Төнлә 5 градуска кадәр суытачак, көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак.

 

Бу хакта тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/12/184428/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев