Укытучыга 50 мең сум штраф салганнар
Тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресендә “ЧП” булган.
Саратов шәһәренең 1нче мәктәбендә тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысына 50 мең сум штраф салганнар. Ул 6нчы сыйныф укучылары белән пневматик мылтыктан ату буенча практик дәрес үткәргән.
Мондый дәрес уку планында һәм программада каралмаган була һәм ул хәвефсезлек техникасын бозып үткәрелә. Нәтиҗәдә, бер бала ялгыш сыйныфташының иягенә ата.
Бу очракка карата җинаять эше кузгатылган. Педагогка 50 мең сум штраф түләргә туры киләчәк, дип яза Кызыл таң.
Фото: pixabay.com/ru
http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/ukytuchyga-50-me-sum-shtraf-salgannar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев