Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Песи баласын кер юу машинасында юганнар

Ярты сәгатьлек кер юу режимыннан соң мәче исән кала. 


Австралияле ханым Ким Барр мәче баласының керләр кәрзинендә йоклап китүен һәм шул рәвешле кер юу машинасы эченә эләгүен күрми калган. Берникадәр вакыттан соң гаилә Поппиның (мәсе баласының исеме) югалуын аңлый.

“Өйне йөреп чыктык, әмма Попины тапмадык”, - ди хуҗабикә. 
Песине һич уйламаганда кер юу машинасында  сыгу режимы (отжим) башланыр алдыннан күрәләр. Поппины азат иткәч, аны тиз арада ветеринарга алып баралар.

Песинең башы җәрәхәтләнә һәм күзенә берникадәр зыян килә. Поппиның температурасы да гадәттәгегә караганда түбәнрәк, үпкәләренә су кергән була. Әмма, бәхеткә, аның бер җире дә сынмый. 

3 атнадан Поппиның хәле яхшыра. “Песи түгел, могҗиза ул”, - ди Ким Барр мәчесе хакында. 


Автор: Ә. Шакирҗанова.


Чыганак: Lenta.ru
Фото: Ачык чыганак.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/pesi-balasyn-ker-yuu-mashinasynda-yugannar/?clear_cache=Y

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев