16 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Көчләүгә бәйле җинаять өчен хөкем ителгән Татарстан кешесе колониядән качкан (аны Лениногорск суды хөкем иткән булган)
Җенси көч кулланган өчен хөкем ителгән Татарстан кешесе Түбән Новгородның бишенче колониясеннән качкан. Бу турыда Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Түбән Новгород буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Фатирны бер тәүлеккә арендага бирү тыелачак дигән хәбәр дөреслеккә туры килми
Хөкүмәтнең яңа карары гражданнарның фатир арендалауга булган хокукларын чикләүгә юнәлдерелмәгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишинга сылтама белән хәбәр итә.
-
Татарстанда ике җиңел машина катнашындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән
Татарстан юлында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«SaMoSтоятельные дети» проекты катнашучыларының слеты узды
Балалар иҗат йортында«SaMoSтоятельные дети» наркотикларга каршы проект катнашучыларының слеты булып узды. Анда проектның активистлары, педагоглары, проектның кураторлары катнашты. 15 отряд проектта эшләргә әзер икәнлекләрен белдерде.
-
Татарстанда 29 яшьлек имам яшүсмер кыз белән никахлашкан
Әлеге хәл республиканың Чирмешән районында булган. Кызның әти-әнисе тигезсез никахка ризалык биргән булса да, хокук саклау органнары бу гамәлне җинаять дип саный. Бу хакта http://tatarstan24.tv хәбәр итә.
-
«Ну, погоди!» мультфильмының яңа серияләре төшереләчәк
«Союзмультфильм» киностудиясе «Ну, погоди!» мультфильмының яңа 26 сериясен төшерүне планлаштыра. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
-
РОССИЯДӘ 50 СУМЛЫК ТИМЕР АКЧА БАСТЫРА БАШЛАРГА МӨМКИННӘР
Үзәк Банк 50 сумлык тимер акча чыгару мәсьәләсен тикшерә. Бу турыда Үзәк Банк хезмәткәре Владимир Демиденко хәбәр итә.
-
Тотрыклылык нигезе
Тел − кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып- белү − барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла. 1993нче елда кабул ителгән «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы законнан күренгәнчә, Татарстанда ике дәүләт теле: рус һәм татар телләре.
-
Киләсе атнада Татарстанда һава торышы нинди булачагы билгеле
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларыннан күренгәнчә, Татарстанда киләсе атна уртасында шактый суыта.