Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 29 яшьлек имам яшүсмер кыз белән никахлашкан

Әлеге хәл республиканың Чирмешән районында булган. Кызның әти-әнисе тигезсез никахка ризалык биргән булса да, хокук саклау органнары бу гамәлне җинаять дип саный. Бу хакта http://tatarstan24.tv хәбәр итә.


Өлкән сыйныф укучысы раслаганча, парның беренче никах төне булмаган. Алар кызның балигъ булуын көткәннәр. 
Пар өчен никахны кызның сөеклесе үзе укыган. 


Әмма ир-атның моңа хокукы булмаган, чөнки ул имам түгел. Бу хакта ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, никах укыган вакытта Рәсүл Салихов мәхәллә кешесе сыйфатында гына мәчеткә йөргән һәм аның эшчәнлегендә катнашкан, әмма дини эшчәнлек алып бару хокукына аның тиешле документлары булмаган. 


«ТР Диния нәзарәте мондый очраклар Ислам диненең абруена зур җәмәгатьчелек күз алдында зыян китерә дип борчылуын белдерә, чөнки иртә өйләнешү тәҗрибәсе хәзерге заманда искергән», - дип билгеләп үтте Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. 

Билгеле булганча, бу хәл мөфтиләр тарафыннан өйрәнелгән, ә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле кызның әти-әнисе белән очрашып, аларга юрист сайлауда ярдәм иткән, балигъ булмаган кызлары һәм Рәсүл Салихов арасындагы интим мөнәсәбәтләргә юл куймаска кирәклекне ассызыклаган.


Хәзер Рәсүл Салихов тикшерү астында. Ул "16 яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәткә керү" маддәсе буенча гаепләнә. Салиховның гаебе расланган очракта аңа 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/tatarstanda-29-yashlek-imam-yashsmer-kyz-beln-nikakhlashkan

Фото: архив редакция

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев