Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Киләсе атнада Татарстанда һава торышы нинди булачагы билгеле

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларыннан күренгәнчә, Татарстанда киләсе атна уртасында шактый суыта.

Соңгы вакытта республика территориясендә һава торышын антициклон билгеләде. Шуның нәтиҗәсендә төбәктә уртача тәүлеклек температура күпьеллык күрсәткечләрдән 3-5 градуска югарырак булды.

Алдагы көннәрдә метеорологик вәзгыять үзгәрмәячәк, дип искәртә синоптиклар. Шимбә көнне, 16 ноябрьдә һәм якшәмбе көнне, 17 ноябрьдә, антициклон Татарстан территориясендә һава шартларын билгеләвен дәвам итәчәк.

Явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы –6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы 0..+6 градус тәшкил итәчәк.  

Дүшәмбе көнне, 18 ноябрьдә, республика буйлап салкын атмосфера фронты узачак. Көндез бераз яңгыр һәм юеш кар явачак. Төнлә –4..+1, көндез 0..+5 градус булачак.  

Метеорологлар билгеләп үткәнчә, 19 ноябрьдә «температура түбәнәя башлаячак». Төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы –4, Татарстанның көнчыгышында –7 градуска кадәр төшәчәк, дип яза Татар-информ.

Көн дәвамында температураның түбәнәюе көтелә.   Чәршәмбе көнне, 20 ноябрьдә, явым-төшем көтелми. Төнлә температура –8..–13, көндез –4..9 градус тәшкил итәчәк.      

 Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27184

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев