Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фатирны бер тәүлеккә арендага бирү тыелачак дигән хәбәр дөреслеккә туры килми

Хөкүмәтнең яңа карары гражданнарның фатир арендалауга булган хокукларын чикләүгә юнәлдерелмәгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишинга сылтама белән хәбәр итә.

 

Моңа кадәр кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары 2019 елның 7 ноябрендәге документ нигезендә илдә моннан соң торакны кыска вакытка арендага тапшырып булмаячагы хакында язып чыккан иде. Шул ук вакытта, хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән текстта күрсәтелгәнчә, торак бинада сәнәгый җитештерү белән шөгыльләнергә, шулай ук кунакханә хезмәтләре күрсәтергә ярамый.

«Әлеге карар бары тик торак биналардан файдалану кагыйдәләрен куллануга гына юнәлдерелгән», - дип ачыклык кертте Стасишин.

Ул шулай ук торакны арендага бирү кунакханә хезмәтләре күрсәтү түгеллеген билгеләп үтте.

Моны Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм ТКХ комитетының экспертлар советы җаваплы сәркатибе Павел Склянчук та раслады.

«Фатирларны бер тәүлеккә арендага бирүне тыю мөмкин түгел, чөнки ул гражданнар әйләнеше принципларын боза. Гражданнар кодексы буенча, фатир хуҗасы мөлкәтен үзе теләгәнчә файдаланырга, шул исәптән кыска вакытка арендага бирергә дә хокуклы», - дип сүзен йомгаклады ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/15/197026/

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев