Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тотрыклылык нигезе

Тел − кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып- белү − барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла. 1993нче елда кабул ителгән «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы законнан күренгәнчә, Татарстанда ике дәүләт теле: рус һәм татар телләре.


 


Туган телен һәм рус телен бер үк дәрәҗәдә белгән балаларның, ягъни икетеллелек шартларында үскән балаларның, башка нинди дә булса телне өйрәнү, нәтиҗә ясау кебек күнекмәләргә күпкә сәләтлерәк булуын 1945нче алда Арсениан, 1971нче елда Фельдман Шеен әйтеп үткән.


Икетеллелекне тәэмин итү, рус һәм татар телләрен бертигез дәрәҗәдә өйрәнү – республикада милләтара татулыкны саклап калуның һәм тотрыклылыкның нигезе.
Беркөнне танышым сөйли: “Кызыбыз үскәндә өйдә гел татарча сөйләштек, балалар бакчасына йөрмәде ул безнең. Мәктәпкә укырга кергәч, укый башлагач әйтә: “Әни, Татарстанда ике тел икән бит, русча да өйрәнергә кирәк. Мин кечкенә чакта русча мультфильмнар карадым. Димәк, мин ике телне дә беләм”, дип. Безнең өйдә ике телдә тигез аралашу бара. Үз телебез дә онытылмас, иншалла”, - ди танышым.


Районда икетеллелекне тәэмин итү район җитәкчелеге контролендә тора. Икетеллелекне саклау һәм үстерүгә мәгариф учреждениеләре,  мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр  өлеш кертә. Район башкарма комитеты каршында дәүләт телләрен һәм  башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын тормышка ашыру буенча комиссия эшли. Аның утырышларында милли  һәм телгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелә.


Икетеллелекнең бер аспекты – урам исемнәре,  учреждениеләрдәге элмә такталарның ике дәүләт  телендә язылган булуы. Моның үтәлешен без – җирле массакүләм мәгълүмат чаралары да язып тора. Бу юнәлештә районда эшлисе эшләр бар әле.

Розалия Харисова

Фото: редакциядән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев