Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорскилыларга сүз хикмәте турында

Уйламыйча, телдән ялгыш ычкынган яисә уйнап кына әйткән сүзнең дә киң җиһанда яңгыраш табуы һәм яхшы-яман булып үзеңә кире әйләнеп кайтуы, киләчәкне программалаштыру көченә ия булуы хакында дөнья галимнәре, күптөрле тәҗрибәләр үткәреп инанган. Әйткән сүзне юкка гына аткан укка тиңләмиләр. Димәк, кемгәдер тия, яралый, җәрәхәтли ул. Күңелне генә түгел, тәнне, әгъзаларны да! Чынында, ничек сөйлибез, шулай яшибез.

Немец психотерапевты Носсрат Пезешкиан тән авыруларын китереп чыгара торган сүзләр булуын ачкан. Шуларны зарарсызландыру ысулларын эзли башлаган. Вакытлар үтү белән галим, җимергеч сәләткә ия булган сүзләрне һәркем диярлек уңга-сулга чәчүен ачыклаган. Югыйсә чир-сырхауларны  программалаштыра торган сүзләр алай ук күп тә түгел, әмма без алардан саклануга әһәмият итмибез икән.  Шуңа күрә алар тәнгә үтеп керә, савыгырга ирек бирми.  Галим андый сүзләргә органик –тереклек сөйләм дип атаган.
Җимергеч сүзләрнең кайберләре: сабыр канатларым сынды, сабыр итәлмәм инде; башым каткан; эчтән мине нидер кимерә; өзгәләнәм, эч поша.
Башымны ашыйлар инде болар; үзәк-бәгыремә үтте (кемдер, нидер).
Бугазга пычак салалар; аркага пычак кададылар; күрәсем дә, ишетәсем дә килми берсен дә.
Җанымны алалар; канны кайнаттылар; колак итемне ашыйлар; төкерәм һәммәсенә!
Туйдырдылар; гарык булдым, бер кабарлыгым калмады;  дер калтырап торам...
Муенга менеп атландылар, күңелне кайтардылар; үтерәләр болар мине.
Кычытмаган җирне кашый; бугазга басалар; тын алырга ирек бирмиләр.
Кирәккәндә-кирәкмәгәндә телдән ычкына, ычкына гынамы...
Сүзгә кесәгә керми, шулай тапкыр сөйләшәбез, үткен-шәп  гыйбәрәләрне генә кабатлыйбыз сыман тоела безгә. Ә чынлыкта...без үз тәнебезгә төп-төгәл боерыклар биреп, аны чиргә сабыштырабыз икән бит! Ә тәннең тыңламый хәле юк. Буйсына!
Кайсы сүзләр һәм гыйбәрәләр чиргә этәрә соң?
Косасы килә; бугаздан гарык; күңел кайтты - нерв авыруларына ишарә.
Өстә йөк булып тора; җилкәгә менеп атландылар - остеохондрозга;
Нидер буа, тормышны агулый; үз-үземә хуҗа түгел; үләселәр килә - онколгиягә.
Үз-үзеңне ашау, мыскыллы сүзләр әйтү, кемнедер күрәлмау - ашказаны җәрәхәтен китереп чыгара.
Бөергә таш утыргандай, көч юк, үләрлек булып арыдым - урология авыруларына.
Йөрәк ярыла; йөрәккә кадалды; йөрәккә якын алу - инфарктка.
Кычытмаган җирне кашый; тиресе калын - тире авыруларына, аллергиягә.
Баш ярыла; мием череде; баш чатный - мигрень, һава торышына бәйлелек.
Канымны эчәләр; канны сыгалар;кан тамырларына, үзәгемә үтте - кан авыруларына, аллергиягә.
Йөри-йөри аяксыз калдым; аксап-туксап бара.

“Күрәзә” газетыннан

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев