Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан гражданнары пенсиягә чыкканга кадәр биш ел пенсия алды яшендәге булып саналачак

Дәүләт Советы утырышында пенсия алды яшендәге гражданнар категориясе билгеләнгән закон проекты кабул ителде.

Татарстан гражданнары пенсия ала башлаганчы биш ел алдан пенсия алды яшендәге категориясенә кертеләчәк. Бу хакта бүген ТР парламентының 44нче утырышында «Инвалидлар һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» ТР закон проекты кабул ителде.

Документ республика законын федераль законга тәңгәлләштерү өчен эшләнгән. Үзгәрешләрне исәпкә алып, пенсия алды яше картлык буенча иминият пенсиясе, шулай ук вакытыннан алда билгеләнә торган иминият пенсиясенә хокук бирә торган яшькә җиткәнче биш ел вакытны тәшкил итәчәк. Республика закоынының элекке редакциясендә пенсия алды яшендәге гражданнар булып пенсия ала башлаганчы ике ел алдан саналган.

«Закон редакциясе нигезендә, эш белән тәэмин итүчеләр хезмәт базарында көндәшлеккә сәләте булмаган һәм эшкә урнашу кыенлыклары булган гражданнарны эшкә урнаштыру өчен урыннар алып кала. Пенсия алды яшендәгеләр дә шушы категориягә керә», - диде Социаль сәясәт комитеты әгъзасы, депутат Рифат Ганибаев.

РФ Президенты Владимир Путин имзалаган «Пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» законда ир-атлар өчен пенсиягә чыгу яше 65, хатын кызлар өчен 60 яшькә кадәр озайтылган.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/19/177376/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев