Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрнең 11нче гимназиясендә ата-аналар шимбәсе узды

Лениногорскиның 11нче гимназиясендә мәктәп һәм гаиләнең үзара эшчәнлеген ныгыту, гаиләне бердәм белем бирү системасына тарту максатыннан “Гаилә калейдоскобы” дигән ата-аналар шимбәсе традицион рәвештә уза. 

15 декабрь көнне очрашуның чираттагысы узды. Ул көнне берничә студия эшләде.
“Шахмат” чарасында өч гаилә катнашты. Алар берничә биремне үтәде. Йөгерде,  шахмат тактасында да күнегүләр эшләнде. Барысы да тырышып биремнәрне үтәде, хаталар җибәрмәскә тырышты. Җанатарлар алкышладылар, сызгырдылар.
“Бергә биибез” мастер-классы вакытында укучылар һәм әти-әниләр бергә бию элементларын искә төшерделәр. Соңыннан бергәләп флешмоб биеделәр.
“Җырлый торган гимназия” студиясендә матур җырлар башкарылды, биюләр тәкъдим иттеләр, театр күренешләрендә катнаштылар.

 


Мәгариф идарәсе

фото:leninogorsk.tatarstan.ru, Зөмәрә Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев