Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар бүләкләнде

Мэриянең утырышлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов районның бизнес берләшмәсе  вәкилләре белән очрашты.

Рәгать Хөсәенов райондагы кече һә урта эшмәкәрлек үсеше турында сөйләде. Очрашу барышында башкарма комитет җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Михайлова Зөлфия эшмәкәрләргә күрсәтә торган дәүләт ярдәме белән таныштырды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы начальнигы вазифаларын башкаручы Глухарева Светлана җир участоклары бирү тәртибе турында сөйләде, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Хайруллина Руслана киләсе елның 1 гыйнварыннан пенсия фондында булачак закончалыклар турында мәгълүмат бирде. Көньяк-көнчыгыш буенча “Мехуборка Кама» директоры Кавеев Рөстәм Лениногорск районы территориясендә киләсе елдан чүп чыгару тәртибе турында сөйләде.

Соңыннан Рәгать Хөсәенов муниципаль район Советының Рәхмәт хатларын шәһәр һәм район тормышына өлеш керткәннәре, хәйриячелектән читтә калмаганнары өчен тапшырды.

фото:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев