Заман сулышы

7 декабрь 2011 яңалыклары

  • 7 декабрь 2011 - 06:09
    Хаҗилар кайтты
    Лениногорск шәһәре һәм районыннан киткән 20 кеше исән-имин Хаҗ сәфәреннән кайтып җитте. Китүчеләрне "Ихлас" мәчете хәзрәтләре Казанга кадәр озатып барган. Ерак сәфәргә төрле юллар аша: Казаннан, Мәскәүдән, Уфадан самолетлар белән очучылар булган.
    174
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 06:08
    Шөгер кызлары җиңде
    Шөгердә район мәктәпләренең X-XI сыйныф укучылары арасында баскетбол ярышлары үтте. Кызлар арасында беренче урынны хуҗалар үзләрендә калдыра алса, егетләр бераз сынатты. Нәтиҗәдә, II урынны - Тимәш, III урынны - Зеленая Роща кызлар командасы яулады. Егетләр арасында I урында - Тимәш, II урында - Шөгер, III урында - Зеленая Роща егетләре....
    190
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 06:06
    Бүләк
    Яңа Иштирәк Мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Зәйдуллина, Әниләр көненә багышлап, мәктәп укучылары катнашында эчтәлекле һәм мәгънәле концерт оештырды. Авыл җирлеге башлыгы Гөлия Рәфкать кызы Мәүлетова әниләрне, әбиләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. "Тәфтиләү" көе агылды. Бу моң әбиләрнең, әниләрнең яшь чакларын - урак урган, көлтә бәйләгән, сугыш чорларын, сугыштан соңгы...
    302
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 06:05
    Үзе бер дөнья
    Туган якны өйрәнү музеенда Лениногорск музыка-рәсем педагогия колледжының 50 еллык юбилее уңаеннан, уку йорты остазлары һәм студентларының иҗат җимешләреннән күргәзмә оештырылды. Белгәнебезчә, музейда элегрәк тә колледж студентлары эшләре күргәзмәсе оештырыла иде. Аларның байтак картиналары Лениногорск төбәге табигатенә, хөрмәтле шәхесләренә, колледжга багышланган. Бу күргәзмәдә "Иске Писмән", "Нефтяные просторы", "Дустым портреты", "Язгы...
    321
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 06:02
    Шагыйрь белән очрашу
    Юрий Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Г.Тукайның тууына 125 ел тулу һәм китапханәнең 55 еллыгы уңаеннан шагыйрь, Шамил Бикчурин премиясе лауреаты Таһир Шәмсуаров белән очрашу узды. Анда 6 нчы мәктәптән VII сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән 11 нче гимназиянең "Айсылу" балалар театрыннан сәнгатьле уку осталары катнашты. Китапханәнең...
    423
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 05:58
    Горурланырлык эшләре калды
    Тимәш - дөньяда зур нефть ятмасы чыккан урын буларак билгеле. Әлеге авыл "Татнефть" җәмгыяте җитәкчеләренең берсе - Әкълим Мөхәммәтҗанов, галим һәм җәмәгать эшлеклеләре Фасеевлар, нефтьчеләр белән берлектә безнең төбәкне үзгәртүгә бөтен көчен биргән Ядкарь Шәфыйков белән данлыклы. Ядкарь - кадерле истәлек, хатирә дигәнне аңлата. Әнә шундый мәгънәле исемне беренче улына...
    274
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 05:55
    «Әниләр иле»ндә
    Әниләр көне уңаеннан, "Татнефть - Лениногорск РемСервис" җәмгыяте хатын-кызлары чәй табынына җыелды. Быел бу бәйрәм биредә тәүге кат үткәрелде. Җәмгыятьтә барлыгы сигез дистәдән артык хатын-кыз хезмәт итә. Араларында - җитәкчеләр, җитәкче урынбасарлары, операторлар да, идән юучылар да бар. Әмма бу бәйрәм аларның һәммәсен дә берләштереп, бердәм гаилә итеп туплап, «Әниләр...
    276
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 05:51
    Алло, сезне тыңлыйбыз
    Халыкка хезмәт күрсәтүче предприятие вәкилләре катнашында "турыдан-туры элемтә" үткәрелде. Ике сәгать дәвамында 75 шалтырату булып, 102 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәһәр мэры Р.Хөсәенов җитәкчелегендә, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, медицина, социаль өлкә, мәгариф, хокук саклау органнары җитәкчеләре халыкның сорауларына җавап бирде. Арада ике сәгать буена урыныннан кузгалмаучы җитәкчеләр дә булды, ягъни алар адресына...
    159
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 05:48
    Тавыш бирү нәтиҗәләре
    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин һәм журналистлар катнашында видеоконференция үтте. Ул РФ Федераль Җыенының VI чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләренә багышланган иде. - Сайлаулар оешкан төстә, бик актив рәвештә узды, - дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. Бигрәк тә авыл җирлегендә...
    329
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 05:44
    Сайладык. Вәгъдәләр үтәлерме?
    4 декабрьдә - VI чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайладык. Безнең шәһәр һәм районда сайлау оешкан төстә үтеп, өч - Мөэмин-Каратай, Федотовка, Глазово авыл җирлегендә беренче тапкыр электрон тавыш бирү комплекслары уңышлы кулланылды. Глазово авыл җирлегендә Люция Габитова 1819 нчы сайлау участогы үз эченә 3 - Глазово - Үрнәк - Петропавловка...
    175
    0
    0
Реклама