Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алло, сезне тыңлыйбыз

Халыкка хезмәт күрсәтүче предприятие вәкилләре катнашында "турыдан-туры элемтә" үткәрелде. Ике сәгать дәвамында 75 шалтырату булып, 102 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәһәр мэры Р.Хөсәенов җитәкчелегендә, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, медицина, социаль өлкә, мәгариф, хокук саклау органнары җитәкчеләре халыкның сорауларына җавап бирде. Арада ике сәгать буена урыныннан кузгалмаучы җитәкчеләр дә булды, ягъни алар адресына...

Халыкка хезмәт күрсәтүче предприятие вәкилләре катнашында "турыдан-туры элемтә" үткәрелде. Ике сәгать дәвамында 75 шалтырату булып, 102 мөрәҗәгать кабул ителде.


Шәһәр мэры Р.Хөсәенов җитәкчелегендә, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, медицина, социаль өлкә, мәгариф, хокук саклау органнары җитәкчеләре халыкның сорауларына җавап бирде. Арада ике сәгать буена урыныннан кузгалмаучы җитәкчеләр дә булды, ягъни алар адресына шалтыратулар булмады. Ә иң күп сорау - коммуналь өлкә һәм сәламәтлек саклауга кагылышлы иде. Урам һәм ишегалларын кардан чистартуга борчылучылар да шактый. Юл кырыйларында, ишегалларында калдырылган транспортның комачаулык тудыруы турында да сүз булды. Алар 2007 елның 7 декабрендә кабул ителгән "Лениногорск шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләре" буенча штраф-тукталышка куелачак. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Н.Ибраев билгеләп үткәнчә, ишегалларын кардан чистартуга аеруча игътибар бирергә кирәк. Анда балалар мәйданчыклары да кар белән тула башлаган, бала-чага бит кышын да уйный.

Өлкәннәр арасында шәһәр һәм райондагы үзгәрешләрне авыр кабул итүчеләр дә очрый. Мәсәлән, берәү: "Шәһәрдәге топольләрне нигә кистегез?" дигән сорау бирде. Ул әлеге агачларны утыртуда заманында шәхсән катнашып, авыр кабул иткән булып чыкты. Нәфис Нурлыхакович аңа әлеге агачларның бик карт булып, җәен мамык таратуын һәм кеше өстенә аву куркынычы булуын аңлатты.

- Без берне киссәк, ике-өчне утыртабыз, - диде ул.

Сөйләшеп бетереп, трубканы куйгач, коммуналь хезмәт җитәкчеләренә агачларны кисү бар яклап та уйланып эшләнергә, бу турыда эколог белән сөйләшү булырга кирәклеге ассызыкланды.

"Туры элемтә" вакытында авыллардан да шалтыратучылар булды. Мәсәлән, Сарабикколдан - су мәсьәләсенә кагылышлы, Шөгердән - Чкалов исемендәге мәктәпне ремонтлау, Урмышлыдан - Мәдәният йортында җылылык булмау турында мөрәҗәгать иттеләр. Билгеле, телефон аша гына әлеге проблемаларны хәл итеп булмый. Шуңа алар, һәрберсе теркәлеп, җаваплы кешеләр тарафыннан контрольгә алынды. Киләсе атнада кайберләре комиссия тарафыннан тикшереләчәк, берничә шалтыратучы шәхси кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев