Заман сулышы

Горурланырлык эшләре калды

Тимәш - дөньяда зур нефть ятмасы чыккан урын буларак билгеле. Әлеге авыл "Татнефть" җәмгыяте җитәкчеләренең берсе - Әкълим Мөхәммәтҗанов, галим һәм җәмәгать эшлеклеләре Фасеевлар, нефтьчеләр белән берлектә безнең төбәкне үзгәртүгә бөтен көчен биргән Ядкарь Шәфыйков белән данлыклы. Ядкарь - кадерле истәлек, хатирә дигәнне аңлата. Әнә шундый мәгънәле исемне беренче улына...


Тимәш - дөньяда зур нефть ятмасы чыккан урын буларак билгеле. Әлеге авыл "Татнефть" җәмгыяте җитәкчеләренең берсе - Әкълим Мөхәммәтҗанов, галим һәм җәмәгать эшлеклеләре Фасеевлар, нефтьчеләр белән берлектә безнең төбәкне үзгәртүгә бөтен көчен биргән Ядкарь Шәфыйков белән данлыклы.


Ядкарь - кадерле истәлек, хатирә дигәнне аңлата. Әнә шундый мәгънәле исемне беренче улына 1936 елның 30 ноябрендә әтисе Гариф ага куша. Ядкарь Шәфыйковның тормыш юлында әтисе зур роль уйный, ә фикере хәлиткеч вакытларда иң мөһимнәрдән санала. Гариф ага көчле һәм зирәк кеше булганлыктан, "академик" кушаматы да ала. Нәкъ менә ул 30 нчы елларда беренчеләрдән булып, "Фордзон" тракторында йөреп кайта. Бригадирдан Тимәш авыл Советы рәисенә күтәрелә. Ядкарь үз күзләре белән өченче скважинадан, фонтан кебек, нефть атылганын күргәч, алдагы тормышын нефть белән дә бәйли алыр иде. Тимәштә "АН-2" самолеты җиргә утыргач, очучы булу теләге дә уяна. Ләкин әтисе кистереп: "Авыл хуҗалыгы институтына кермәсәң, син минем улым түгел", ди. Шуннан аңа Казан авиация институтыннан документларын алып, авыл хуҗалыгының агрономия факультетына тапшырырга кала. Икмәк үстерү дә зур һәм изге эшләрдән санала.

Укуны тәмамлагач, Ядкарь Гарифовичны Әлмәт районының "Акташ" совхозына билгелиләр. Озак та үтми, комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана. Чирәм җирләргә китүче Татарстан егет-кызларын озатуны да аңа ышанып тапшыралар. Менә шунда аның оештыру һәм эшли белү сәләте ачыла. Моны күреп ВЛКСМның Лениногорск шәһәр комитеты икенче секретаре итеп алалар. Язмышның мондый борылышына ул бары рәхмәтле генә, чөнки комсомол җыелышларының берсендә зифа буйлы, гүзәл, озын толымлы кыз белән танышып, бер елдан соң гаилә корып җибәрәләр. Ә кыз дигәнебез, Ромашкин район нефтьүткәргечләр идарәсендә комсомол оешмасы секретаре булып эшләүче Рәхилә Нуриевна булып чыга. Рәхилә гаиләдә җылы учакны кабызып җибәрә ала.

1961 елда язмабыз героен "Лениногорский" совхозы директорының беренче урынбасары һәм совхозга баш агроном итеп билгелиләр. 3 елдан язмыш аны Зәй-Каратай авылына китерә. "Уңыш" колхозын җитәкләргә алына. 1965 нче еллар колхоз өчен бик авыр вакытлар: эшләр гел кирегә бара, дүрт рәис алышына. Бишенчесен - Ядкарь Гариф улын җыелышка таныштырырга алып килгәч, халык якты йөз белән каршыламый. Янәсе, читтән килгән, яше дә (28 яшь) бала-чага яше, әллә ни майтара алмас, диешәләр. Парторг кына: әтисен беләм, улы да өлкән Шәфыйковтан калышмас, дип белдергәч, "риза" дип кул күтәрәләр. Әтисе Гариф ага улының колагына тагын "киртләп куя": "Колхозны Вагыйз Хафизов җитәкләгән кебек алып бармасаң, беренчеләр рәтенә чыгармасаң - син минем улым түгел".

Эш башлавы җиңелләрдән булмый. Ул вакытта баш агроном булып эшләүче Җәдит Казаков болай дип искә ала:

- Ядкарь Гарифович кешеләр белән дөрес мөнәсәбәт урнаштыра алды. Таләпчән дә, шул ук вакытта аңлый белә, хәлгә керә торган иде. Авыл аксакалларына зур хөрмәт белән карады. Зур энтузиазм белән эшләп, кул астындагылардан да шуны таләп итте. Гектарыннан 20 центнер уңыш алдык. Терлекчелек буенча эшләр алга китте. Колхоз бакчасында алма, карлыган, хәтта виноград та үстереп тирә-юньгә танылдык.

Ядкарь Шәфыйков 4 ел җитәкче булып эшләү дәверендә хезмәт шартлары яхшыра, яңа техника кайтартыла, нефтьчеләр ярдәме белән авылга газ үтә, яңа Мәдәният сарае төзелә, юлларга асфальт җәелә. Никадәр күркәм, горурланырлык эшләр!

1968 елда КПСС шәһәр комитеты секретаре итеп алына, 2 ел эшләгәннән соң Мәскәүгә Югары партия мәктәбенә ике еллык укуга китә. Ә 1972 елның августында Бөгелмә шәһәр башкарма комитеты рәисе вазифасына керешә.

Бөгелмәне сөт саву буенча республикада беренчеләр рәтенә кертә. 1986 елларда уңышны да гектарыннан 30 центнерга якын ала башлыйлар. Барлык эшләр дә авыл хуҗалыгы белгечләре, партия шәһәр комитеты, нефтьчеләр ярдәме белән берлектә эшләнә. Алар кылган эш-гамәлләргә авыл халкы сөенеп бетә алмый.

Бу - бүген дә шулай. Шәфәгать Тәхаутдинов җитәкчелегендәге "Татнефть" җәмгыяте, талантлы һәм тынгысыз Рафаил Нурмөхәммәтов җитәкләгән "Лениногорскнефть" идарәсе өчен көньяк-көнчыгыш регионның шәһәр һәм авыллар үсеше - беренче мөһим мәсьәлә булып тора.

Я.Шәфыйков район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасында чирек гасыр эшли. 67 яшенә кадәр халык проблемаларын кайгыртып йөри. Зур җәмәгатьчелек эшләрен алып бара: район Советы депутаты булып тора, КПССның XXVII съезд делегаты. Ике - Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ике "Мактау билгесе" ордены белән бүләкләнә. Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины исеменә лаек була.

2005 елда 69 яшендә Ядкарь Гариф улы бакыйлыкка күчә. Быел, исән булса, аңа 75 яшь булыр иде. "Кеше китә - җыры кала", диләр. Ядкарь ага да матур итеп җырлады, хромкада һәм баянда уйнады. Аның матур җырлары, күркәм, горурланырлык эшләре, өч баласыннан өзелмәс буыннар чылбыры - дүрт оныгы калды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: