Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Шагыйрь белән очрашу

Юрий Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Г.Тукайның тууына 125 ел тулу һәм китапханәнең 55 еллыгы уңаеннан шагыйрь, Шамил Бикчурин премиясе лауреаты Таһир Шәмсуаров белән очрашу узды. Анда 6 нчы мәктәптән VII сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән 11 нче гимназиянең "Айсылу" балалар театрыннан сәнгатьле уку осталары катнашты. Китапханәнең...

Юрий Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Г.Тукайның тууына 125 ел тулу һәм китапханәнең 55 еллыгы уңаеннан шагыйрь, Шамил Бикчурин премиясе лауреаты Таһир Шәмсуаров белән очрашу узды.


Анда 6 нчы мәктәптән VII сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән 11 нче гимназиянең "Айсылу" балалар театрыннан сәнгатьле уку осталары катнашты.

Китапханәнең туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шәмсуарова китапханәнең, китапханәчеләрнең төрле яклап киң эшчәнлек алып баруларын, балалар өчен төрле түгәрәк, бәйге-викториналар оештырылуын күрсәтеп сөйләп бирде.

Ул шулай ук Таһир Шәмсуаровның тормыш һәм иҗат юлы белән дә таныштырды. Аннан соң шагыйрь үзе яңа гына язылган шигырьләрен укыды. Моңлы тавышы белән, килгән кунакларны сөендереп, җырлап та җибәрде. Балалар да бик кызыксынучан булып чыкты, бер-бер артлы сораулар яудырды.

- Укучылар, шагыйрь булып тумыйлар, ә өйрәнәләр. Миңа да Яңа Иштирәк авылы мәктәбе туган тел укытучысы Зәкия Сафина шигырь язарга этәргеч бирде, - диде Таһир Шәмсуаров.

Шуннан соң 11 нче гимназия укучылары Алинә Мәүлетова, Ләйлә Фәрзетдинова, Илвина Рәхмәтуллина, Айсылу Зиннурова Таһир абыйларының яңа гына табадан төшкән матур шигырьләрен сөйләделәр. Кичәне Ләйсән Шәмсуарова җыры белән бизәде. Соңыннан китапханә мөдире Валентина Филиппова җылы сүзләрен әйтте, киләчәктә дә бергә эшләргә дигән теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев