Заман сулышы

Сайладык. Вәгъдәләр үтәлерме?

4 декабрьдә - VI чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайладык. Безнең шәһәр һәм районда сайлау оешкан төстә үтеп, өч - Мөэмин-Каратай, Федотовка, Глазово авыл җирлегендә беренче тапкыр электрон тавыш бирү комплекслары уңышлы кулланылды. Глазово авыл җирлегендә Люция Габитова 1819 нчы сайлау участогы үз эченә 3 - Глазово - Үрнәк - Петропавловка...

4 декабрьдә - VI чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайладык. Безнең шәһәр һәм районда сайлау оешкан төстә үтеп, өч - Мөэмин-Каратай, Федотовка, Глазово авыл җирлегендә беренче тапкыр электрон тавыш бирү комплекслары уңышлы кулланылды.


Глазово авыл җирлегендә

Люция Габитова

1819 нчы сайлау участогы үз эченә 3 - Глазово - Үрнәк - Петропавловка авылларын берләштерә. Сайлау Глазово Мәдәният йортында оештырылды. Ул гадәттәге сайлау участогыннан яңача җиһазландырылуы, ягъни электрон тавыш бирү комплекслары (ЭТК) булу белән аерылып торды. Өч авыл җирлегенә барлыгы 311 кеше теркәлгән. 9.00 сәгатькә 23 кеше электрон тавыш бирү аппаратын сынап карарга өлгергән иде.

Яңа җиһазның эшләнеше белән оператор Любовь Галимова таныштырды.

- Әлеге комплексларның безнең авыл җирлегенә кайтарылуы турында хәбәр иткәч, миңа операторлыкка укып кайтырга туры килде. Сайлаучылар өчен 6 электрон тавыш бирү комплексы кайтты. Шуның берсе - күчмә аппарат. Ул - инвалидлар өчен ясалган. Аның белән без физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә барырга тиеш булабыз. Болай иткәндә сайлаудан беркем дә читтә кала алмый.

Аппаратның эшләнешенә килгәндә, кыенлыгы юк. Безгә тагын бер электрон аппарат җибәрделәр. Монысы өйрәнү өчен "тренировочный" дип атала. Гадәти сайлаудан аермалы буларак, сайлауга килгән кеше паспортын күрсәтеп, үзенә тиешле штрих кодлы кәгазьне алып, аппаратның тиешле урынына куя. Электрон аппарат аны таный һәм экранда бюллетень сыман язу чыгара. Кеше үзе теләгән партиягә тавыш бирә һәм штрих кодны чүп савытына ташлый, йә истәлеккә үзенә ала. Аның сайлавын аппарат чек формасында яза. Сайлау вакыты төгәлләнгәч, сетевой контролер һәр аппараттан мәгълүматны туплый һәм нәтиҗә чыгара. Яңа җиһазлар белән эшләү күпкә җиңелрәк, - диде Любовь Александровна.

Электрон комплекслар белән танышкан арада берничә кеше сайлауда катнашырга өлгерде. Унынчы яртыга әлеге участоктагы 10 процент, ягъни 30 кеше үз тавышын бирде.

Яңа аппараттан сайлау кыенмы дигәнгә, Наилә Кыямова:

- Электрон тавыш бирү дигәч, курыккан идем. Бик җайлы икән. Иң мөһиме, алдап булмый - шунысы әйбәт, - диде.

Чыннан да, әлеге аппаратта бер мәртәбә тавыш биргәч, ул икенчегә штрих кодлы кәгазьне кабул итми. Башка кешенекен дә куллана алмыйсың. Димәк, яңача тавыш бирү - дөреслек сагында эшләнгән.

Әлеге участокка сайлауда катнашырга беренче тапкыр килүчеләр дә бар, аларга бүләкләр тапшырылган. Авыл халкы сайлауны бәйрәм итеп кабул итә. Пөхтә киенеп, балаларын, оныкларын ияртеп килгән алар. Кәефләре күтәренке. Авыл кешеләренең илнең киләчәгенә битараф булмавы сөендерде.

Сүз уңаеннан, әлеге электрон тавыш бирү комплекслары тагын Мөэмин-Каратай, Федотовка авылларында да куелган.

Тимәштә

1844 нче участокта сайлау икәне әллә каян беленеп тора иде. Тимәш Мәдәният йорты сайлаучылар белән тулган. Ишек төбеннән үк, матур көй ишетелә. Кибетләр, буфетлар кайнар чәй һәм азык-төлек тәкъдим итә.

Монда сайлау традицион рәвештә уза. Сайлаучылар яшерен бүлмәдә тавыш биргән бюллетеньны тартмага сала.

Участокта 966 кеше теркәлгән. 11ләр тирәсенә 25-30 процент кеше тавыш биргән иде инде. Беренче килүче Сергей Маркеловка һәм сайлауда беренче тапкыр катнашучы 14 кешегә бүләк тапшырылган.

Ромашкинода

машкино авыл җирлегендә урнашкан. Монда да һәр почмакта бәйрәм рухы хөкем сөрә. Сайлау участогы ишекләрен киң ачып, тавыш бирүчеләрне кабул итә. Кибетләр тәмле-тәмле ризыклар белән үзенә җәлеп итеп тора. Сайлау комиссиясе дә эшен бар нечкәлекләре белән белеп башкара. Паспортларны һәм сайлаучыларны теркәү, үз чиратында, сайлауда күпме кеше катнашканлыгын белергә ярдәм итә.

Әлеге участокта - 1 мең 68 кеше. Шуның 300гә якыны сәгать унга тавыш бирергә өлгергән. Әлегә килүчеләр сирәгрәк. Шулай ук, монда да беренче килүчеләр бүләксез калмаган.

Лениногорск нефть техникумында

Л. Әбүзәрова

Лениногорск нефть техникумында урнашкан 1802нче сайлау участогы территориясендә сайлау яшендәге 2 мең 508 кеше яши. Сайлау көнендә активлык күрсәтеп, участок ачылуга ук ике дистәдән артык кеше килеп, үз тавышларын биргән иде.

- Беренче сайлаучыбыз иртәнге алтыда килеп баскан иде, - ди комиссия секретаре, участокта яшәүче сайлаучыларның актив булулары турында әйтеп. - Сайлауда беренче тапкыр катнашучы яшьләребез - 49 кеше. Аларга хакимият исеменнән бүләкләр тапшырдык.

Яшьләр белән беррәттән, сайлауда ил язмышы, үз тормышларына, балаларының киләчәгенә битараф булмаган әби-бабайлар да актив катнашты. 1927 елгы өлкән буын кешеләре участокка үзләре килеп, сайлаган партияләре өчен тавыш бирде.

Көндезге 14.00 сәгатьтә барлык сайлаучыларның 55 проценты сайлауда катнашып, тавышларын биргән иде.

5 нче мәктәптә

Розалия Мостафина

1803 нче сайлау участогы урнашкан 5 нче мәктәп бинасы гражданлык бурычларын үтәргә килүчеләрдән өзелеп тормады.

- Иртәнге сәгатьләрдә халык бик актив иде, күбесенчә өлкән яшьтәгеләр соңга калдырмауны кулай күрәләр, - дип билгеләп үтте комиссия рәисе Владимир Шуваткин.

Әлеге участокта сайлаучылар саны 2 мең 174 кеше икән. Төрле партияләрдән килгән күзәтүчеләр дә утыра иде. Шулай ук янгын сүндерү хезмәте һәм полиция хезмәтеннән килгән вәкилләр дә - эш урыннарында.

Килгән кешеләрне тәмле сый-нигъмәтләр белән шәһәребез кафесыннан килгән пешерүчеләр каршы ала. Бәйрәм концерты да оештырылган булган, кызганыч, күрмичә калдым.

Беренче тапкыр сайларга килүче яшь буынга һәм тавыш бирергә килгән беренчеләргә шәһәр хакимияте һәм "Лениногорскнефть" идарәсе истәлекле бүләкләр әзерләгән.

Әлеге сайлау участогында иң өлкән кешегә 97 яшь икән. Әлбәттә, аның өенә барып сайлатканнар.

Сайлауларның югары дәрәҗәдә оештырылуы һәм тыныч кына узуы турында комиссия рәисе дә искәртте.

Чыгып барганда татарча сөйләшеп килүче ике апаны очраттым. "Элегрәк сайлаулар ничек иде соң?" дигән сорауга:

- Әй, иркәм, элегрәк вакытларда кызык иде. Яхшыга кия торган пәлтәмне киеп килеп, сайлап китә идек. Кайбер вакытларда шунда таныш-белешләрне очратып, аларга яки безгә чәй эчәргә киткән чаклар да булды. Хәзер генә башкача, ярар инде, пенсияләрне биреп торсалар, ил-дөньялар тыныч булса, шул да җиткән, - дип җавап бирделәр, яшь чакларын искә алып.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: