Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тавыш бирү нәтиҗәләре

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин һәм журналистлар катнашында видеоконференция үтте. Ул РФ Федераль Җыенының VI чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләренә багышланган иде. - Сайлаулар оешкан төстә, бик актив рәвештә узды, - дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. Бигрәк тә авыл җирлегендә...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин һәм журналистлар катнашында видеоконференция үтте. Ул РФ Федераль Җыенының VI чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләренә багышланган иде.


- Сайлаулар оешкан төстә, бик актив рәвештә узды, - дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. Бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең активлыгы күзәтелгән. Рәсми теркәлгән җиде партия дә катнашып, 7 процент киртәне "Бердәм Россия" һәм КПРФ уза алган. Ә гомумән алганда, 5 декабрьгә 14.00 сәгатькә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткән мәгълүматлар болайрак: "Бердәм Россия" - 77,83, КПРФ - 10,59, "Справедливая Россия" - 5,3, ЛДПР - 3,48, "Яблоко" - 1,8, "Патриоты России" - 0,40, "Правое дело" - 0,37 процент татарстанлыларда ышаныч яулаган.

Анатолий Фомин сайлауга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Беренче тапкыр бик күп массакүләм мәгълүмат чаралары катнашкан. Чит илдән килгән дистәдән артык күзәтүче тикшереп торган.

Икенче мөһим үзенчәлек - яшьләрнең актив рәвештә тавыш бирүләре. Димәк, алар фикер йөртә, уйлый, киләчәкне күзаллый белә, дигән сүз.

Республиканың 33 районында электрон тавыш бирү комплекслары (ЭТК) кулланылып, аның белән дә бернинди тоткарлык, өзеклек килеп чыкмаган.

Видеоконференция ахырында республика һәм берничә район журналистлары сорауларына җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев