Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Тормышны яңадан башлау

Чираттагы ломкасы башлангач, Азат кая сугылырга белмәде. Инде өченче көн бу чир аны интектерә. Тормышыма нокта куяр чак җиттеме икән әллә дип, балконга чыкты егет. Сигезенче каттан сикереп үлүчеләр турында ишеткәне бар аның. Тик исән калып, инвалидка әйләнсә... Куллары белән башын тотып уйга чумды. ...Әле кайчан гына тормыш рәхәт, ямьле...

Чираттагы ломкасы башлангач, Азат кая сугылырга белмәде. Инде өченче көн бу чир аны интектерә. Тормышыма нокта куяр чак җиттеме икән әллә дип, балконга чыкты егет. Сигезенче каттан сикереп үлүчеләр турында ишеткәне бар аның. Тик исән калып, инвалидка әйләнсә... Куллары белән башын тотып уйга чумды.


...Әле кайчан гына тормыш рәхәт, ямьле иде. Азат гаиләдә өченче бала булганлыктан, бик иркә булды...Нәрсә киясе килде - шуны алды, ни теләде - шуны эшләде. Әтисе төзүчеләр оешмасы начальнигы иде. Әнисе - шәхси эшмәкәр, үз сәүдә нокталары бар. Абыйлары да - дәрәҗәле эштә. Азатка да укып бетергәч, химия лабораториясендә директор урынбасары урыны әзерләнгән иде дә бит... Тик нигәдер тормыш җиле аны начар юлга бордыр.
Мәктәпне тәмамлап, укырга кергән чагы иде аның. Авылдан килгән, очын-очка ялгап, тулай-торакта яшәгән яшьтәшләре кебек укуга теше-тырнагы белән ябышасы иде дә бит.
Ләкин бәләкәйдән бернинди авырлык күрмәгән, проблемасыз үскән, акчага мохтаҗлык кичермәгән бай баласы көннәрен укып үткәкрәме соң инде? Уку йортына Азат сессия башлангач кына килә иде. Килә дип әйтү дөрес булмас, акча калдырып, "зачетканы" ябып китү - аның өчен гадәткә әйләнде.
Атна саен җибәрелгән 7-9 мең акча үзенә тиз арада дуслар да тапты. Фатир әлеге "яхшы" дуслардан кеше күп йөри торган сыраханәне хәтерләтә иде.
Башта дуслар белән берлектә Азат исерткеч эчеилекләр генә кулланса, соңрак фахишәләр чакырып күңел ача, аннан наркотикматдәләр үк куллана башлады. Рәхәт иде егеткә: тәннәр йомшара, баштан кайгы-хәсрәтләр чыгып китә. (хәер, кайгы-хәсрәтнең ни икәнен дә белми иде ул). Нигәдер көләсе килә, бер дә юктан рәхәт, дөнья матур күренә. Ә иртән "кичәге рәхәтлек"нең тәмен татырга туры килә иде. Тәннәр сызлый, баш авырта, косасы килә. Тизрәк тагын бер доза җибәрәсе. Аннан тагын бер. Шулай башланып китте аның наркотиклар белән дуслыгы.
...Бүген Азат беренче тапкыр тормыш турында уйланды. Яшәүнең мәгънәсенә төшенергә теләде. Тик наркотиклар белән агуланырга өлгергән баш миенең уйлыйсы килмәде. Уйларын бер ноктага җыеп, Азат наркотикларсыз яңа тормыш башларга дигән карарга килде.
Хәбәр итегез!
Әгәр сезгә наркотик сату, куллану яисә наркопритон тоту, оештыру фактлары билгеле булса, кичектергесез рәвештә наркоконтроль идарәсенә шалтыратыгыз. Телефоны: 8(85594) 4-22-50.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев