Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Бүләк отасың килсә – языл

Күптәнге традициягә тугры калып, "Заман сулышы" газетына язылган әбүнәчеләребез арасында призлар уйнатылды. Квитанция номерларын хәбәр иткән 396 әбүнәче арасында 7 приз үз хуҗасын тапты. Лототронга салынган квитанция номерларын берәм-берәм 11 нче гимназиянең II сыйныф укучысы Алинә Мостафина тартып чыгарды. Бүләкләрнең хуҗалары түбәндәге әбүнәчеләр булды: 10 килолы 1 капчык он Ялтауда...

Күптәнге традициягә тугры калып, "Заман сулышы" газетына язылган әбүнәчеләребез арасында призлар уйнатылды. Квитанция номерларын хәбәр иткән 396 әбүнәче арасында 7 приз үз хуҗасын тапты.

Лототронга салынган квитанция номерларын берәм-берәм 11 нче гимназиянең II сыйныф укучысы Алинә Мостафина тартып чыгарды. Бүләкләрнең хуҗалары түбәндәге әбүнәчеләр булды: 10 килолы 1 капчык он Ялтауда яшәүче Марат Хәйруллинга чыкты. Шундый күләмле 1 капчык шикәр комына Урдалыдан Зөлфия Кәлимуллина ия булды. 3 литрлы көнбагыш маен Яңа Шөгер авылында яшәүче Марат Купаев отты. Кер юу порошогы Куакбаш авылына китәчәк. Аның хуҗасы - Гөлҗиһан Мәмәтова булды. Чәй сервизы белән 1 пачка чәйнең хуҗасы - Лениногорскидан, Җәүдәт Фәтхетдиновны үзебездә көтеп калабыз. Ә менә "Заман сулышы"на II яртыеллыкка бушлай язылу квитанцияләренең берсе Сугышлыда яшәүче Әбүзәр Вәлиевкә китсә, икенчесе - лениногорскилы Рамил Фәттаховны көтә.
Барлык приз отучыларны котлыйбыз һәм редакциядә көтеп калабыз. Килгәндә үзегез белән паспорт һәм квитанциягезне алып килергә онытмагыз. "Заман сулышы"на язылырга өлгерми калгансыз икән, борчылмагыз.
Әгәр 25 гыйнварга кадәр язылсагыз, газетны 1 февральдән укый башлаячаксыз.
Биш айга язылу бәясе - 214 сум 15 тиен
Тагын шуны да әйтәсе килә: Хөрмәтле әбүнәчеләребез! Приз ота алмавызга бер дә борчылмагыз. Ел дәвамында район почта бүлекчәләрендә "Әбүнәче көне" үткәрелә. Без анда да катнашабыз. Шуңа да, газетка язылыгыз, безнең белән бергә булыгыз. Бәхетегезне, бәлки, шунда табарсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X