Заман сулышы

24 гыйнвар 2012 яңалыклары

  • 24 гыйнвар 2012 - 11:32
    Полиция көндәлеге
    14 - 20 гыйнвар аралыгында шәһәр һәм районда 17 җинаять теркәлгән. "Кайнар эзләр" буенча тотылган 17 гыйнварда "Кикс" кафе-барында җинаятьче таныш булмаган егетнең башына сугып, аның кәрәзле телефонын урлап кача. "Кайнар эзләр" буенча беркайда да эшләмәүче 1984 елгы егет тоткарланган. Тикшерү бара 17 гыйнварда хокук сакчылары "Дизель" җәмгыяте остаханәсенә үтеп...
  • 24 гыйнвар 2012 - 11:20
    Бүген язылсагыз – февральдән укырсыз
    "Заман сулышы"на язылырга онытканмын. Бу эшне хәзер эшләп булмыймы? Әминә апагыз, Лениногорск - Була Әминә апа, "Заман сулышы"на бүген дә язылып була. Тик почта бүлекчәләренә барып, айның 25енә кадәр язылып өлгерергә генә кирәк. Әгәр 25 гыйнварга кадәр язылып өлгергән булсагыз, ул сезгә 1 февральдән килә башлар иде. Биш айга язылу...
  • 24 гыйнвар 2012 - 11:19
    Ике уен берьюлы
    Шөгердә район мәктәпләренең X-XI сыйныф укучылары арасында волейбол ярышлары үтте. Уеннар кызлар арасында да, егетләр арасында да бер вакытта үткәрелде. Нәтиҗәдә, I урынга - Зеленая Роща, II урынга - Сарабиккол, III урынга - Керкәле кызлары чыкты. Егетләр арасында I урынны - Кирлегәч, II урынны - Зеленая Роща, III урынны -...
  • 24 гыйнвар 2012 - 11:19
    Йөрәгенә кадаган
    Үткән атнада полиция хезмәткәрләре үз өендә йөрәгенә пычак кадап үтерелгән 1985 елгы мәеткә тап була. "Кайнар эзләр" буенча оператив-тикшерү төркеме беркайда да эшләмәүче 1974 елгы ир-атны тоткарлый. Ул күрсәтмә биргән инде. Аңа карата җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре бара.
  • 24 гыйнвар 2012 - 11:18
    Суык килде
    Бу көннәрдә кыш үзен сиздерә. Көндез кояш бераз җылыта-җылытуын. Әле бит көндезгә хәтле караңгыда суыкта мәктәпкә, балалар бакчасына, эшкә киләсе бар. Шәһәрдә 18-20 градуста өшегәндә, ирексездән авылларны уйлап куясың. 24 гыйнвар көнне Сарабикколда, мәсәлән, 28 градус суык булган, Урдалыда да "чеметтерә" - 27, ә 23 гыйнварда 28 градус күрсәткән. Ул...
  • 24 гыйнвар 2012 - 11:18
    Инвалидларга – бушлай
    «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында»гы Федераль законның (24.11.1995) 15 нче маддәсе нигезендә, автотранспортны вакытлыча куеп тору урыннарында (тукталыш) шул исәптән сәүдә нокталары, хезмәт күрсәтү үзәкләре, медицина, спорт һәм мәдәният учреждениеләре тирәсендә инвалидларга махсус автотранспорт өчен урын бүлеп бирелергә тиеш. Ул барлык мәйданның 10 проценттан ким һәм бер урыннан аз...
  • 24 гыйнвар 2012 - 11:17
    Җиңү белән кайттылар
    Нурлатта "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зональ этабы үтте. Шәһәребез әлеге абруйлы конкурста дүртенче ел катнаша. Быел да Лениногорск гүзәлләре өч номинация буенча көч сынашты. Нәтиҗәдә, "Хатын-кыз сыйныф җитәкчесе" номинациясендә 7 нче мәктәпнең физика укытучысы Наталья Неруцких - I урынга, "Өченче буын героинясы" номинациясендә өч китап авторы,...
  • 24 гыйнвар 2012 - 11:17
    Җиңү белән кайттылар
    Нурлатта "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зональ этабы үтте. Шәһәребез әлеге абруйлы конкурста дүртенче ел катнаша. Быел да Лениногорск гүзәлләре өч номинация буенча көч сынашты. Нәтиҗәдә, "Хатын-кыз сыйныф җитәкчесе" номинациясендә 7 нче мәктәпнең физика укытучысы Наталья Неруцких - I урынга, "Өченче буын героинясы" номинациясендә өч китап авторы,...
  • 24 гыйнвар 2012 - 11:05
    Беренчелек дәвам итә
    Лениногорскгаз" идарәсендә волейбол буенча идарә беренчелеге башланды. Узган атнада хезмәткәрләр спорт залына уенның ачылу тантанасына җыелды. Спортчыларны сәламләргә аның начальнигы Әнәс Вәлиев килде. - "Газпром трансгаз Казан" җәмгыятендә кышкы спартакиада күптән башланды. Волейбол буенча идарә беренчелеге уеннарын ачтык. Безнең газчылар Казанда үткән спартакиададан яхшы нәтиҗәләр белән кайтты. Бер алтын, бер...
  • 24 гыйнвар 2012 - 11:04
    Әхлаксызлык канунга әверелмәсен
    "Кояш" тукталышында ике ханым сөйләшә: - Тагын яңа формада отчетлар язарга куштылар. Көне-төне мәктәптә булып та, һич өлгерә алмыйм, өйгә алып кайтам. Кайвакыт тәнәфестә укучыларның сорауларына җавап бирә алмыйм, күңелдә һаман шул отчет! Ул кәгазьләр кемгә дә булса кирәк буламы икән? - ди берсе. Икенчесе: - Сорагач, кирәктер инде. Түрәләр...
  • 24 гыйнвар 2012 - 10:58
    Исәнмесез, хөрмәтле редакция...
    Яңа елга кереп, гыйнварны тәмамлап киләбез. Узган ел безнең өчен начар булмады. Газет битләрендә яңа сәхифәләр ачтык, яңа укучыларыбыз барлыкка килде, элеккеге элемтәләрне яңарттык. Шуларга тукталып үтик. Узган елның II яртыеллыгында редакция почтасына 542 хат килгән. Иң актив хәбәрчеләрдән Таһир Шәмсуаров, Галия Шакирҗанова, Рафик Шәяхмәтов, Рәхимә Габделганиеваны атап була. Соңгы...
  • 24 гыйнвар 2012 - 10:55
    “Суык бабай” чеметә
    Салкыннар башлану белән күп кеше өшү, туңу билгеләре белән хастаханәгә эләгә башлый. Әгәр һава температурасы нульгә якын булып, дымлылык югары булса, 12 сәгать эчендә организмның гомуми суынуы күзәтелергә мөмкин. Бигрәк тә бит, муен, кул чуклары, аяк туңуга бирешүчән. Шулай ук юеш аяк һәм өс киеме, начар ашау, кайнар ризык булмау,...
  • 24 гыйнвар 2012 - 10:53
    Штрафны вакытында түләсәң яхшы
    РФ Административ хокук бозулар кодексына узган елның августында үзгәрешләр керде. Ул административ штрафны вакытында түләмәгән өчен яңа санкцияләр турында иде. Бүгенге көндә әлеге маддә буенча административ штрафны законда каралган вакытта түләмәгән очракта, икеләтә артык суммада штраф көтелә (1 меңнән дә ким түгел) яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алынырга да мөмкин....
  • 24 гыйнвар 2012 - 10:37
    Заманча система кулланып
    Шәһәребездә нефть объектларын саклау белән дистәдән артык җәмгыять шөгыльләнә. Шуларның берсе һәм иң эресе - "Витязь" шәхси сак предприятиесе. Тиздән ул үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. "Витязь" җәмгыятенең оешу тарихы, үткәне һәм бүгенгесе турында алдагы мәкаләдә. Җәмгыятьнең директоры - Вадим Юрьевич Коробков. Биредә ул сак предприятиесе оешкан беренче көннән...
  • 24 гыйнвар 2012 - 10:35
    Гаиләдә татар теленә караш
    Шәһәребез мәктәпләрендә төрле милләт балалары белем ала. Безнең 6 нчы мәктәпне генә алыйк. Монда татар, рус, чуаш, мордва, әрмән милләтеннән булган укучылар бар. Алар барысы да мәктәптә татар теле өйрәнәләр. Соңгы елларда рус телле мәктәптә татар теле укыту өчен программалар камилләштерелде, дәреслекләр, методик ярдәмлекләр чыгарылды. Җәмгыятьтә телгә караш көннән-көн уңай...
Реклама